Аксубайда Россия Геройлары көнен билгеләп үттеләр
Хәрби Дан мемориалында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды.
Чарада хезмәт коллективлары, яшьләр оешмалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Аксубай техникумы студентлары катнашты. «Форпост» отряды әгъзалары мәңгелек ут янында мактаулы сакта тордылар.
Тантаналы митингны район башлыгы Алмаз Мингулов ачты.
– Бу көнне без Бөек Ватан сугышы, социалистик хезмәт һәм махсус хәрби операция геройларын хөрмәтлибез. Бу бәйрәм Россия һәм безнең республика өчен күп эшләр башкарган кешеләргә багышлана, – диде ул. – Без алар белән горурланабыз. Яшьләрнең патриотик хәрәкәтләрдә – Яшь армия, «Форпост» һәм «Алдынгылар хәрәкәте»ндә актив катнашуын күрү бик сөенечле. Бу – безнең геройларыбыз истәлегенә хөрмәт.
Район җитәкчесе җәмәгать оешмалары вәкилләренә СВОга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
– Безнең һәрберебез уртак Җиңүгә үз өлешен кертә, – дип ассызыклады ул.
Митингта катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут итәгенә кызыл канәферләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев