Аксубайда полициягә ирекле халык дружинасы ярдәм итә
Соңгы яңалыклар

Аксубайда полициягә ирекле халык дружинасы ярдәм итә

Район үзәгендә һәр хезмәт коллективында халык дружиначылары бар һәм алар график нигезендә кизү торырга чыгалар.

Аларның бурычы булып җәмәгать тәртибен бозуларны кисәтү, булдырмау һәм дәүләт органнары вәкилләре белән берлектә халык белән тәрбия эшләре алып бару тора.

Кичләрен район үзәге урамнарында эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән бергә ДНД билгеләре булган кешеләрне күрергә мөмкин. Алар, гражданнарга тыныч булсын һәм җәмәгать тәртибе саклансын өчен, кеше күп була торган урыннар буйлап йөриләр. Кеше күп була торган урыннарда әлеге төркемнең пәйда булуы гына да инцидентларны кисәтергә мөмкин. ДНД составында – хөрмәткә лаек кешеләр, аларны балалар да, яшьләр дә белә. Алар белән очрашу – җәмәгать урынында тәртип сакларга теләмәүчеләр өчен үзенчәлекле тәрбия моменты булырга мөмкин. Хәтта иң бәйләнчек үсмерләр, аек булмаган кешеләр дә әйләнә-тирәдәгеләргә үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен күрсәтергә базмыйлар.

Кичә ДНДга кизү торуга район Башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре – уңышсыз гаиләләрне һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин һәм районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхфәтуллина чыкты. Дежурлык тыныч үтте.

Фото: район Башкарма комитетының опека бүлеге архивыннан.


Нет комментариев