Аксубайда МХО героена истәлек тактасы ачылды
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Аксубай 2нче урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Андрей Влодарчик истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Мәктәп бинасы каршында герой турындагы хәтер мөһим булган барлык кешеләр җыелды.
– Элеккеге укучыбыз Андрей Влодарчик мәктәп педагоглары һәм укучылары өчен горурлык, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора, – дип ассызыкладылар чараны алып баручылар.
– Бүген без мәктәп диварларында каһарманыбызны хөрмәтләп искә алабыз, – диде үз чыгышында мәктәп директоры Энҗе Туктарова. – Андрей без укысын, эшләсен һәм балалар тәрбияләсен өчен Ватан сагына басты. Без аны һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган игелекле укучы, ышанычлы иптәш буларак беләбез. Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр, геройга мәңгелек дан.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәлак булган сугышчының гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Андрей язмышының шулай килеп чыгасы турында беркайчан да уйламагандыр, әмма Ватаны яратырга һәм сакларга кирәклеген һәрвакыт белгән, – диде район җитәкчесе. – Андрей турындагы хәтер йөрәкләрдә саклансын һәм район алга таба да шундый геройлар белән горурлансын өчен без барасын да эшләячәкбез.
Тантанада Россия Герое, махсус хәрби операция катнашучысы Рәсим Баксиков та чыгыш ясады.
– Истәлек тактасы – ул герой турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә таба бер адым. Без үз каһарманнарыбыз турында онытырга тиеш түгел. Мәктәпкә таба атлаганда, уңга борылыгыз һәм бу кешеләрнең исемнәрен укыгыз. Бу сезнең традициягә әйләнергә тиеш.
Истәлек тактасын ачу тантанасында чыгыш ясаган генерал-майор Анатолий Молоствов, Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булыр өчен без патриотик хисләр белән сугарылган булырга тиеш, дип ассызыклады.
Митингта катнашучылар алдында Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Раушан Даутов та чыгыш ясады.
–Кеше турында хәтер исән икән, ул яшәячәк. Без үз илебезнең геройлары турында белергә тиеш, дип дәвам итте ул чыгышын. – Бу истәлек тактасы кулларына корал алып, гомерләре бәрабәренә Ватан бәйсезлеге өчен көрәшкән ир-егетләребезгә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү билгесе булсын иде.
Геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Истәлек тактасы өстеннән ак япма салдырылды һәм обелиск итәгенә чәчәкләр ятты.
Влодарчик Андрей Александрович 2001 елның 11 августында күп балалы гаиләдә дүртенчесе бала булып дөньяга килә. Игелекле, эш сөючән булып үсә. 2007 елда Рус Кармәте башлангыч мәктәбенә укырга бара. Кулы җәрәхәтенә карамастан, физик эштән курыкмый, һәрвакыт өй эшләрендә ярдәм итәргә тырыша. Авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлагач, район үзәгенең 2нче мәктәбенә укырга килә. Сыйныфташлары күңелендә Андрей ачык күңелле малай булып истә калган. Аттестат алганнан соң, укуын Аксубай универсаль технологияләр техникумында дәвам итә. Уку бинасының җәмәгать тормышында, төрле спорт ярышларында актив катнаша, призлы урыннар яулый.
Андрей сәламәтлеге торышы буенча сроклы хезмәткә бара алмаган булса да, 2023 елның 17 октябрендә үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. 2нче укчылар бүлекчәсендә гранатометчы ярдәмчесе рядовой Андрей Влодарчик штурм отрядында хезмәт итә. 2023 елның 10 ноябрендә Андрей ДХРның Ясиноват районы, Водяная торак пунктында хәрби бурычны үтәп һәлак була.
Сугышчының апасы Надежда Пенькова җыелучыларга энесенең нинди батыр йөрәкле булуы турында сөйләде.
– Андрейның уң кулы имгәнгән булса да, ул үзенең чын ир-егет, сугышчы булуын исбатлады, безгә дә әйтмичә, үз теләге белән контракт төзеде. Без бу турыда соңгы мизгелдә генә белдек. Без ул исән-имин әйләнеп кайтыр дип көттек, әмма алай булмады. Иптәшләре аның турында, бик тәвәккәл булуын, сугышчан бурычлардан беркайчан да баш тартмавын әйттеләр. Без аны бик озак – бер ел буена эзләдек. Безгә аның хезмәттәшләре ярдәм иттеләр һәм без аны кече ватанына алып кайта алдык. Без бертуганыбыз белән бик горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев