Аксубайда Ленинның туган көне уңаеннан митинг узды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ленинның туган көне уңаеннан митинг узды

Аксубай районы халкы 22 апрельдә Совет дәүләтенә нигез салучы Владимир Ильич Ленинның туган көненә багышланган тантаналы митингка җыелды. Митинг бөек юлбашчының һәйкәле янында узды.

Ветераннар советы, «Радуга» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм мәгариф ветераны Николай Янилкин бәйрәмне билгеләп үтүдә актив катнаштылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ассызыклаганча, Владимир Ленин заманча бушлай белем бирүгә нигез салган, аның васыятьләренә иярергә, фәнне тирәнтен өйрәнергә, белемгә омтылырга һәм җәмгыятькә үз хезмәтең белән файда китерергә кирәк.

– Ленин – ул безгә бушлай белем алу мөмкинлеге биргән кеше. Шуңа күрә бөек юлбашчыбыз васыятен үтәп яшәгез – фән нигезләрен өйрәнегез, җәмгыять иминлеге өчен тырыш хезмәт куегыз, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте район вәкиле митингта катнашучыларга.

Чара барышында чыгыш ясаучылар Ленинның: «Укырга, укырга һәм укырга», дигән сүзләрен бер генә тапкыр кабатламадылар.

Николай Янилкин сүзләренчә, Владимир Ленинга кешелек тарихында зур роль бирелә.

– Ул бөтен дөньяны үзгәрткән, халыкны җитәкләгән, безнең яшәү шартларын яхшыртырга тырышкан, – диде ул.

Ветераннар Советы барлык буыннар да Ленинны ихтирам һәм хөрмәт итүне дәвам итәчәк, дигән өмет белдерде.

Митинг бөек юлбашчы һәйкәле итәгенә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.


Нет комментариев