Аксубайда агачка уеп бизәк төшерү дәресләре узды
Ноябрь аенда «Агач эше буенча оста» халык һөнәрләре иҗат остаханәсендә дәресләр узды.
Чаралар тәҗрибәле рәссам-скульптор Андрей Бикмуллин җитәкчелегендә Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырылды.
Проектта катнашучылар зур кызыксыну белән агач үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм аны заманча профессиональ кул коралларын кулланып эшкәртү ысулларын үзләштерүне дәвам итәләр. Остаз җитәкчелегендә укучылар төрле техникаларны кулланып һәм алдан әзерләнгән эскизлар ярдәмендә төрле эшләнмәләр ясадылар.
Остаханәдә дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькәчә уза. Проектның төп бурычы – агачка уеп бизәк төшерү дәресләрен оештыру юлы белән район яшьләре һәм укучылар арасында халык һөнәрләрен популярлаштыруга ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев