Аксубай зооволонтерлары йортсыз хайваннар өчен приютка азык тапшырдылар
Көзге «Игелекле эшләр марафоны» барышында Кәкре Күл мәктәбе укучылары «ВЕГА» приюты хайваннарына ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар.
Акцияне хайваннарны яратучы, аларга ярдәм итәргә, үзенең рухи җылысын бүләк итәргә теләүчеләрнең барысы да хуплады. Бу этләрнең һәм мәчеләрнең яраткан хуҗасы юк бит, ә приютта алар бик күп һәм барысына да игътибар итү мөмкин түгел. Зооволонтерлар питомник хуҗасына җыелган азыкны тапшырдылар, ә территориядә булганда, приютта тәрбияләнүчеләр белән кызыксынып аралаштылар. Очрашу балаларга да, дүрт аяклы дусларга да шатлык минутлары бүләк итте.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев