Аксубай волонтерлары район халкына гуманитар ярдәм озату өчен акча җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтерлары район халкына гуманитар ярдәм озату өчен акча җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр

Хөрмәтле район оешмалары, предприятиеләре, челтәр компанияләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре, КФХлар башлыклары һәм эшмәкәрләре!

Сезгә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм район волонтерлары хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган герой-якташларга ярдәм оештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүегезне сорап мөрәҗәгать итәләр.

2022 елның 21 ноябреннән без якташ-сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм озату буенча актив эш алып барабыз.

Бу вакыт эчендә безнең тынгысыз йөрәкле хатын-кызларыбыз куллары белән 256 яшеренү челтәре үрелде, бу 15 690 кв.м. тәшкил итә, 292 җылы флис киемнәр, 57 йоклау капчыгы, 106 антидрон плащ, 47 плащ-яулык тегелде, 3 200 данә окоп шәме ясалды, 640 литр банка аш әзерләнде.

Аксубай районы халкыннан һәм читтә яшәүче якташлардан сугышны уңышлы алып бару өчен катлаулы техник җайланмалар сатып алуга 9 051 200 (тугыз миллион илле бер мең 200 сум) сум күләмендә акчалата ярдәм җыелды.

Махсус хәрби операция зонасына тулы комплектация белән 3 автомобиль җибәрелде, ә болар запас тәгәрмәчләр, аккумуляторлар, ачкычлар җыелмасы, домкрат.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 1 автомобиль эшмәкәр тарафыннан бүләк ителде, 2 автомобиль район кешеләреннән җыелган акчага сатып алынды.

320 мең сумлык 16 дизель генераторы, 189 мең сумлык 14 автоном җылыту миче, 46 мең сумлык 12 болгарка, 265 мең 200 сумлык запас чылбырлар белән 26 бензопычкы, шулай ук 67 мең сумлык хәрби КамАЗ өчен каркас белән тент җибәрелде.

Махсус хәрби операция зонасына Аксубай районы 13 гуманитар ярдәм йөге җибәрде, һәм бу безнең районның авыл хуҗалыгы районы булуын һәм бездә нефть һәм эшкәртү заводлары, зур производстволар һәм фабрикалар булмауны исәпкә алып.

Район башлыгы Камил Камал улы Гилманов ярдәме белән зур эшләр башкарылды, кызганыч, әмма сугыш дәвам итә һәм безнең герой-якташларга ярдәм тагын да күбрәк кирәк, чөнки дошман ярсый һәм бирелергә теләми.

Без сезгә матди ярдәм күрсәтүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез. Бүгенге көндә өстәмә рәвештә 300 000 сум акча җыярга кирәк. Махсус хәрби операция зонасына 4 комплектланган автомобиль җибәрү өчен нәкъ шулкадәр сумма акча кирәк.

Изге Рамазан һәм Бөек пост көннәрендә сезнең безнең үтенечне аңлавыгызга һәм бу игелекле эштә актив катнашуыгызга өметләнәбез.

Акча күчерү өчен карта номеры – 2202 2063 8284 3634, Терентьева Любовь Григорьевна, Саклык банкы, СБП аша. Шулай ук 8 917 392 88 91 телефон номерына, Зәйнуллин Флен Җәмил улы.

Сезгә рәхмәт хисләре һәм ихтирам белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм Аксубай районы волонтерлары.


Нет комментариев