Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринары атказанган исемен алды

«Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исемгә Тимошкино ветеринария участогы ветеринар табиб-мөдире Фәрхат Алимбеков лаек булды

Бүләкне белгечкә район Советының йомгаклау киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.

Фәрхат Алимбеков сайлаган һөнәренә 39 ел гомерен багышлаган. Ул ветеринария берләшмәсенең иң тәҗрибәле белгечләренең берсе.

Шәхси секторда Фәрхат Сәетгәрәй улы 795 баш мөгезле эре терлек, 268 баш мөгезле вак терлек һәм 14 баш ат исәпләнгән 12 торак пунктка хезмәт күрсәтә.

– Фәрхат Алимбеков үзенең участогында малларның куркыныч авырулары барлыкка килүне булдырмау буенча зур профилактик эш алып бара, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул йорт хайваннарына диагностик тикшерүләр, иммунизацияләү үткәрә, аларны дәвалый, үзвакытында һәм профессиональ ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтә.

Тармак белгече буларак, терлекчелек продукциясен әзерләү, саклау һәм сату белән шөгыльләнүче объектларда ветеринария нормаларын һәм кагыйдәләрне үтәүгә җаваплы карый.

Һөнәри казанышлар өчен район, ведомство бүләкләренә, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев