Район ветеринария берләшмәсе вәкилләре МРС тилчә учагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләрендә катнаштылар.
Өйрәнүләрдә шулай ук Башкортостан, Удмурт Республикаларыннан, Пермь төбәгеннән, Оренбург өлкәсеннән дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Безнең районнан өч берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Аксубай командасын район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин җитәкләде.
Коллегалар материал пробаларын алу һәм ветеринария лабораториясенә илтеп тапшыру, үлгән хайванны юк итү, шулай ук территорияне һәм файдаланылган транспортны йогышсызландыру процедурасы белән таныштырдылар.
Ветеринарлар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ветеринария хезмәтләренең йогынты ясау механизмы буенча күрсәтмә мәгълүматлар алдылар.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Нет комментариев