Аксубай ветераны дистә елдан артык почтальон булып эшләгән
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны дистә елдан артык почтальон булып эшләгән

Яңа Дума авылында ул вакытта матбугатка язылмаган йорт булмый һәм еш кына хат ташучының кичке якта кыл өзәрлек тә хәле калмый

Шуңа күрә Наҗия Гафиятова 90 яшьлек юбилее көнендә хис-тойгыларын тоеп кала алмады. Ветеранның язгы һәм көзге юлсызлык чорында ничек эшкә йөрүе турында сөйләгәннәрен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин игътибар белән тыңлады.

Рәсми кунак Наҗия Фәйзулла кызына күркәм юбилей истәлеге итеп бүләк тапшырды. Җирле үзидарә башлыгы Илнур Шакировтан гөлләмә һәм күчтәнәчләр кабул иткәч, әбекәйнең йөзе тагын да яктырды.

Газета-журналлар артыннан аңа Кәкре Күл почта бүлегенә йөрергә туры килә. Юлда төрле хәлләр була, шул исәптән күңелсез хәлләр дә. Бервакыт, яңгырлы һава торышында, Наҗия Гафиятова газета-журналлар белән мотоциклда өенә кайтып барганда, сумкасы пычрак суга төшеп китә һәм аңа балалары белән төне буе басмаларны киптерергә туры килә. Ә бервакыт язгы ташу вакытында авылга болын аша, турыдан гына кайтырга була. Аңа ярты юлны су тулы итекләр белән узарга туры килә. Бу очрак аңа һава торышы үзгәргәндә хәзер дә үзе турында сиздерә. Әмма, бернәрсәгә дә карамастан, ачык күңелле Наҗия Фәйзулла кызы уразасын тота, биш вакыт намазын калдырмый.

Ветеран үзенең озын гомер юлында авылдашларына газета-журналлар гына таратып калмаган. Күп еллар алар ире Камил Нәҗип улы белән «Дума» совхозында төрле эшләрдә эшлиләр. Кызлары Сирень һәм Ландышны, уллары Җәмилне тәрбияләп үстерәләр. Барлык авыл кешеләре кебек, ир белән хатын ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Моның нинди йокысыз авыр хезмәт таләп итүен авыл кешесе үзе генә белә. Көздән башлап, мич ягалар, шунда төшке һәм кичке ашлар пешә. Ул вакытта газ белән ягып җылыту турындагы хыяллана да алмаганнар. Су да хәзерге кебек краннан акмаган, йорт хуҗабикәсенә мал-туарларга эчерер өчен генә дә якындагы коедан көянтә-чиләкләр белән күпме су ташырга туры килгән. Ә эчә торган суны авыл читендәге чишмәдән ташыганнар.

Боларның барысы турында да Наҗия Фәйзулла кызы, сыкранып түгел, ә яшь чакларын искә алып сөйләде. Аның зиһененә сокланып туймаслык, ул үзен тәбрикләргә килгән кунакларга чиксез шат иде.

– Аның каравы бүген минем биш оныгым һәм алты оныкчыгымның бәхетле балачагы өчен бөтен нәрсә дә бар, мин дә оҗмахтагы кебек яшим, – дип елмайды тантана гаеплесе, безнең белән хушлашканда.


Нет комментариев