Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәк китапханәсендә күргәзмә ачылды

Үзәк китапханәдә Иван Яковлевка һәм чуаш теле көненә багышланган «Чӗлхере – Халӑх Чунӗ! Телдә – халыкның җаны!» дип аталган күргәзмә копозиция тәкъдим ителгән.

Иван Яковолев – революциягә кадәрге Россиянең күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләренең берсе, талантлы педагог, галим, акыл иясе, халык мәгарифен оештыручы, чуаш язуына нигез салучы.

Күргәзмәгә килүчеләрне Иван Яковлевның биографиясе һәм иҗади мирасын ачкан китаплар, мәкаләләр һәм материалларга күзәтү ясадылар, аның чуаш теле һәм әдәбияты үсешенә керткән зур өлеше, шулай ук чуаш-рус сүзлекләре һәм чуаш теле турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Барысы да аның иҗаты турында кызыксынып тыңладылар, күргәзмә үткән турында гына түгел, ә һәркайсыбызга телнең милли үзаңны саклауда әһәмияте турында искә төшерә.

Күргәзмә апрель азагына кадәр дәвам итәчәк.

Фото Аксубай үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев