Аксубай урманчылыгында агач орлыклары җыялар
Участок урманчылыклары хезмәткәрләре орлык җыюга керештеләр.
Аксубай урманнары территориясе ел саен дистәләгән гектар яңа агачлар белән тулылана. Урманчылар утырту өчен үсентеләрне питомникларда үстерәләр. Бу бик күп вакыт таләп итә торган эш. Урман культураларын чәчү өчен орлыкларны да урман участокларында үзләре әзерлиләр. Хәзерге вакытта сары акация орлыкларын җыю бара. Бу куак сары чәчәк атуы белән билгеле.
Чиратта каен орлыклары. Җыйганнан соң орлыклар ТР Урманны саклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк һәм базислы урман питомникларында чәчеләчәк.
Менә шулай, участок урманчылыклары хезмәткәрләре тырышлыгы белән урман баерак, табигать матуррак була.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев