«Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның дин әһелләре белән очрашуы узды.
Аксубай районы благочинныеның миссионерлык эше буенча ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин һәм Аксубай мәчете имамы Фәнис хәзрәт Низамов балалар белән дини темаларга әңгәмә кордылар.
Очрашуда катнашучылар актуальлеге беркайчан да бетмәячәк темага – тынычлык һәм игелек темасына тукталдылар. Пост вакытында православие динен тотучылар һәм изге Рамазан аенда мөселманнарда яхшылык һәм тынычлык турында аңлау аеруча мөһим.
Антоний атакайның һәм Фәнис хәзрәтнең сөйләшүеннән яшь тыңлаучылар халыкларның һәм диннәрнең традицияләрендә бу кыйммәтләрнең никадәр охшаш булуын аңладылар. Дин әһелләре балаларга кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт һәм үзара аңлашу, дуслык һәм татулык нигезендә төзелергә тиеш дигән зирәк фикерне җиткерделәр.
Фото: “Нежность” КЦСОН архивыннан.
Нет комментариев