Аксубай укучылары юл хезмәте хезмәткәрләре янында кунакта булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары юл хезмәте хезмәткәрләре янында кунакта булдылар

«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалында булдылар

Социаль учреждениедә һөнәри юнәлеш эшенә зур игътибар бирелә. Төрле һөнәрләр белән танышу максатларында район предприятиеләренә һәм оешмаларына экскурсияләр оештырыла. Күптән түгел балалар «Татавтодор» АҖдә булдылар.

Предприятиенең баш инженеры объектлар буенча танып-белү экскурсиясе үткәрде, балалар махсус лабораториядә юл өслегенә экспертиза үткәрелүе, «Татавтодор»да барлык эшләр барышын компьютер контрольдә тотуы турында белделәр. Алар мондый предприятие эшчесе булуның никадәр җаваплы булуын үз күзләре белән күрделәр. «Татавтодор» филиалында булу укучыларда зур соклану уятты һәм кемдер хәтта юлчы һөнәрен алу турында җитди уйланды.


Нет комментариев