Аксубай техникумы студентлары «Таш чокыр» чишмәсе территориясен чистарттылар
Аксубай универсаль технологияләр техникумының «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Таш чокыр» чишмәсе территориясен чистарту буенча киң күләмле өмә үткәрделәр.
Студентлар җәйге сезон алдыннан табигатьнең әлеге гүзәл почмагын тәртипкә китерү буенча зур эш башкардылар. Алар территорияне чүп-чардан, коры яфраклардан чистарттылар, үләнне чаптырдылар, ватылган металл конструкцияләрне эретеп-ябыштырып, капкаларны төзекләндерделәр.
Студентларның тырышлыгы белән чишмә яңа төсмер алды, ул хәзер ял итүчеләрне каршы алырга әзер.
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев