Аксубай районында урман участокларын чүп-чардан чистартуга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе игълан ителгән.
Акциянең язгы этабы 14 апрельдән 14 июньгә кадәр узачак һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга йөз тоткан «Экологик иминлек» милли проектының мөһим өлешенә әвереләчәк.
Акциянең язгы этабы кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә урманнарны чүп-чардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту планлаштырыла. Урман хезмәткәрләре шулай ук кешеләрнең урманнарга баруын уңайлырак һәм куркынычсызрак итү өчен аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр.
Оештыручылар катнашуга хезмәт коллективларын, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен һәм табигатькә битараф булмаган, экологияне саклауга үз өлешен кертергә теләүче барлык кешене чакыралар.
Нет комментариев