Аксубай районында сәламәтләндерү кампаниясе 2025: балалар өчен ял һәм лагерьлар
Аксубай районы территориясендә 2025 ел сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек актив бара.
Район Башкарма комитетының 28.11.2024 елдан кабул ителгән 355 нче карарына ярашлы рәвештә балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру программасы расланган, ул 585 баланы колачлаячак.
Ялның төп юнәлешләре һәм формалары
Көндезге мәктәп яны лагерьлары
Җәйге чорда районның 10 гомумбелем бирү оешмаларында 400 бала өчен ял оештыру планлаштырыла. Смена 2025 елның 2 июненнән башлана. Ял өчен ата-ана түләве каралган.
Хезмәт һәм ял лагере
Районның 5 мәктәбендә 90 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Смена шулай ук 2 июньдә башланачак һәм бушлай тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр яны лагере
18 көнлек сменага 40 түләүле юллама ниятләнә. Ял 18 июньнән планлаштырылган, катнашучыларны туплау бара.
«Галактика балалары» палата лагере
Җәйге чорда КДН, ПДН һәм мәктәп эчендә исәптә торган 5 бала өчен 7 көн дәвамлылыгындагы палата лагеренда профильле сменага килешү төзелгән.
Ял һәм сәламәтләндерү кампаниясен оештыру белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча 2-72-84 телефоны аша Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев