Аксубай районы Советында Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган чираттагы күргәзмә булды
Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты планы кысаларында Башкарма комитетның архив бүлеге район планеркасында катнашучылар өчен бөек якташыбыз, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфанга багышланган экспозиция әзерләде.
Иртәгә аның тууына 125 ел тула. Район халкы, бөтен җәмәгатьчелек өчен бу – әһәмиятле дата.
Архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәмәтшина район, район учреждениеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә район газетасыннан шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның юбилеена багышланган чаралар турында мәкаләләр тәкъдим итте. Моннан тыш, планеркада катнашучыларга якташыбызның тормышы турында фотосурәтләр һәм китаплар күрсәттеләр.
Киңәшмәдә катнашучылар күргәзмә материалларын зур кызыксыну белән карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев