Аксубай малайлары тәмле капкейклар пешерергә өйрәнделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай малайлары тәмле капкейклар пешерергә өйрәнделәр

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең инлюзив аш бүлмәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән малайлар белән кулинария дәресе узды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре килүчеләрне тәмле капкейклар әзерләргә өйрәттеләр. Бу бурычны хуҗабикәләрнең дә һәркайсы яхшы итеп башкара алмый әле, ә монда – аш бүлмәсе белән бик үк дус булмаган малайлар, шулай да дәресне уңышлы үзләштерделәр.

Карап торышка бик тәмле күренгән капкейкларны алар бик теләп әзерләделәр. Белгечләр җитәкчелегендә, алар ингредиентларны җентекләп катнаштырдылар, эшләнмәләрне пешерделәр һәм әзер капкейларны джем белән бизәделәр.

Дәрестә катнашучылар тулы бер поднос тәм-том әзерләделәр. Биредә алынган күнекмәләр аркасында малайлар өйдә бу ризыкны әзерләп, якыннарын сөендерәчәкләр.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.


Нет комментариев