Аксубай мәйданында Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен Сабан туе узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәйданында Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен Сабан туе узды

Бәйрәмдә алты районның электр челтәрләре вәкилләре катнашты.

Кунаклар өчен җылы һәм уңайлы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган: концерт программасы, спорт ярышлары, аниматорлар белән уеннар һәм гаилә конкурслары әзерләнгән. Программа нәниләрдән алып тармак ветераннарына кадәр барлык яшьтәгеләргә дә исәпләнгән иде.

Җыелучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов хәер-фатиха сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бу яхшы корпоратив традициянең мөһимлеген билгеләп үтте һәм энергетикларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Район халкы исеменнән сезне чын күңелдән сәламлим, – диде ул. – Сезнең эшегез катлаулы һәм кайвакыт гомерегезне куркыныч астына кую белән бәйле, шуңа да карамастан, сез аны намуслы башкарасыз. Көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сезгә чын күңелдән яхшы ял телим.

Район мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы иҗат номерлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Оештыручылар бу искиткеч традицияне саклап калулары өчен филиалга, ә һәрвакыт йортларда яктылык һәм җылылык булуын тәэмин иткән барлык энергетика тармагы хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары һәм җаваплылыклары өчен рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев