«Нежность» комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге эшендә якты, күңелле мизгелләр еш була – өлкән кешеләр янына кунакка яшь музыкантлар килә.
Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле белән очрашулар аерым җылылык белән уза. Үзәккә сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләр баянчылар белән рәхәтләнеп аралашалар, аларның һәр чыгышы ветераннар өчен кечкенә бүләк кебек. Шулай ук «Нежность» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге чираттагы чыгыш та күтәренке рухта узды – балалар үзләренең талантларын яратучылар өчен бөтен күңелләрен биреп уйнадылар, ә тамаша кылучылар исә, рәхәтләнеп, концерт программасын күзәттеләр.
Өлкән буын вәкилләре кунакларга җылы рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Нет комментариев