Хатын-кызлар арасында иң яхшы машина йөртүче булып 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аэлита Шуркина танылды.
Аксубай районында «Автоледи» конкурсы узды.
Җиде катнашучы иң яхшы машина йөртүче булу хокукы өчен ярышты.

Кызлар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен генә түгел, машина йөртү осталыгын да күрсәттеләр.
Конкурсны Аксубай районы ЮХИДИ идарәсе һәм юл хәрәкәте иминлеге фонды оештырды.
Конкурс өчен базаны универсаль технологияләр техникумы тәкъдим итте. Катнашучыларның күбесе машина йөртү хокукына нәкъ менә биредә укыган. Шулай булгач, алар юл йөрү кагыйдәләрен уку сыйныфында, ә практиканы өйрәнү автодромында тапшырдылар.

Конкурс шаяру һәм позитив атмосферада узды. Катнашучыларның күбесе алдагы еллардагы конкурслар буенча таныш. Аларның хәтта мессенджерда аралашу өчен үз төркеме дә бар. Кызлар конкурска бергәләп әзерләнү дә күңелле булды, дип шаярттылар.
– Чын автоледилар – машина йөртә белүчеләр генә түгел, ә хәрәкәт кагыйдәләрен яхшы белүчеләр дә, – дип билгеләп үтте Нурлат шәһәренең «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдитнова. – Без конкурста катнашучыларның автомобильне бик яхшы белүләрен генә түгел, ә юлларда куркынычсызлыкка җаваплы карауларын да күрдек.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырганнан соң, конкурсантлар арасында лидерлар аермачык иде. Аэлита Шуркина «имтиханны» бер хатасыз һәм вакыт буенча барысыннан да тизрәк тапшырган бердәнбер кеше булды.

– Минем очракта башкача булуы мөмкин дә түгел, – дип саный Аэлита. – Беренчедән, мин – машинада утыртып йөргән ике кызның әнисе, икенчедән – үз тәрбияләнүчеләремне юлда куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтәм, өченчедән – минем өчен ирем көч биреп торырга килде. Ерак араларга бару минем өчен проблема түгел, әмма ирем руль артында булганда тынычрак, ә мин – штурман гына.
Әмма конкурс нигезләмәсе буенча теоретик белемнәрне практикада ныгытырга кирәк иде. Конкурсантлар һәм катнашучылар, беренче этапны үтеп, автодромга юл тоттылар.

Конкурсның баш хөкемдары, Аксубай районы ЮХИДИ хезмәткәре Артем Степанов икенче этапка старт бирде һәм киртәләрне үтүне контрольдә тотты.
Кызларның ышаныч белән «гараж» га кереп, парковкага чыгуларын күрергә кирәк иде. Әлбәттә, кемнеңдер монда тәҗрибәсе зур, кемдер күнегүләр ясаган, ә кемдер, Яна Семенова кебек, күптән түгел генә автомәктәпне тәмамлаган.
Конкурста катнашу өчен кызларны җыйган муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова аларның һәркайсы өчен борчылды.
– Алар барысы да иң яхшылар, тик кайберләре артык дулкынланды һәм шуңа күрә кемдер билетларда хаталар җибәрде, кемдер парковка вакытында фишкага тиде, – дип шәрехләде Татьяна.

– Дөресен генә әйткәндә, практик күнекмәләргә мине әти өйрәтте, – дип уртаклашты Майя Макарова. – Юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да бозмыйм, чөнки минем автоның төп пассажирлары – минем балаларым, аларның тормышы дөньяда иң кадерлесе.

– Руль артында мин 2014 елдан бирле, «Автоледи» конкурсында дүртенче ел катнашам, ике тапкыр җиңүче булдым һәм зональ конкурсында район данын якладым, – дип уртаклашты күп балалы әни Анна Борисова.
Аня, быел конкурста без өчәү катнашабыз, дип шаяртты, чөнки ул игезәкләр тууын көтә. Өстәвенә, ул конкурста катнашучыларны киләсе елга барысының да бердәй стильдә һәм конкурс логотибы төшерелгән футболкада булырга өндәгән. Ә конкурсны ул барыннан да элек үзен тикшерү өчен имтихан дип саный.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Аксубайның 2 нче мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Аэлита Шуркина җиңү яулады. Аңа Татарстан башкаласында район данын якларга кирәк булачак.

Икенче урынны – Майя Макарова, өченче урынны Анна Краснова яулады.
Оештыручылар конкурсның махсус номинацияләрен дә гамәлгә куйдылар. «Мисс-кыюлык» титулын – Яна Семенова, «Мисс тамашачылар симпатиясе» титулын – Наталья Капитонова, «Мисс сөйкемлек» титулын – Наталия Сандимирова, «Мисс виртуоз йөртүче» титулын – Татьяна Обаськина, ә «Мисс юл йөрү кагыйдәләрен белүче» титулын Светлана Башатова яулады.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм кубоклардан тыш, катнашучыларның барысына да БДД фонды призлары һәм бүләкләре
Нет комментариев