«Аксу Агро» АФда техника һәм игенчеләр кыр эшләренә әзер
Соңгы яңалыклар

«Аксу Агро» АФда техника һәм игенчеләр кыр эшләренә әзер

«Чистополье» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» АФ үзәк базасында язгы кыр кампаниясенә әзерлек тикшерелде.

Берничә атна узачак һәм авыл хуҗалыгы басу-кырларында техникалар эшләячәк. Бүген аның нинди торышта булуын составында район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Борис Соломонов, Аксубай районы буенча Гостехнадзорның дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов булган махсус комиссия бәяләде.

Тикшерү алдыннан Илдар Бикмөхәммәтов механизаторларга мөрәҗәгать итеп, техниканы эксплуатацияләү һәм документлаштыру буенча яңа таләпләрне аңлатты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Бу көнне агрофирма территориясе техникалар парадын хәтерләтте. Әзерлек линейкасына язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк барлык энергокуәтле тракторлар, үзйөрешле машиналар куелган иде. Янәшәдә махсус киемнән һәм яктылык кайтаргыч желетлардан механизаторлар басып торды. Бу – авыл хуҗалыгы предприятиесен җаваплы чорга әзерләүне бәяләү өчен мәҗбүри эш вакыты. Комиссия әгъзалары һәр берәмлек техниканы җентекләп тикшерделәр, игенчеләр белән аралаштылар.

Агрофирмада шулай ук хезмәтне саклау линиясе буенча да зур эш башкарылган. Тракторларда эшләгәндә механизаторларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк булган барлык әйберләр сатып алынган, аларның һәрберсе медицина тикшерүе, инструктаж үткән. Шул ук көнне актлар залында янгын иминлеге буенча инструктаж уздырылды. Механизаторлар коллективлары белән, 2023 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт фаҗигасы һәм бәхетсезлек очраклары фактлары турында мисаллар китереп, саклык чараларын үтәү буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

– Бу хуҗалыкта язгы кыр эшләренә бик яхшы, 100 процент әзерләнгәннәр, искәрмәләр юк, – дип билгеләп үтте Илдар Бикмөхәммәтов. –«Аксу Агро» АФда техниканы язга әзерләү эшләре буенча алда бара. Механизаторлар – нигездә, җир эшен яхшы белгән тәҗрибәле белгечләр, сынатмаслар, шулай ук яшьләр дә лаеклы, булдыклы.

Комиссия тикшерүләре һәр хуҗалыкта узачак, Гостехнадзор һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре үз тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен бирәчәк. Аннары районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында үзара тикшерү узачак.


Нет комментариев