Иван Илюхин белән булган хәл кино өчен реаль сюжет булырга мөмкин иде.
Сугыш турында нинди дә булса нәфис фильм караганда, һәркем бер генә тапкыр булса да скептицизм белән, мондый хәл була алмый, дип уйлагандыр.
Әмма сугышта барысы да булырга мөмкин икән.
Сидул-Ерыклы поселогында туып-үскән Иван Илюхин хәрби әсирләр өчен концлагерьда яшерен группага керә. Ул кешелексез шартларда да батырлыгын югалтмаган чын патриот була.
1941 елның декабренә кадәр Иван Иосифович Аксубай педучилищесында укыткан.
Лагерьда яшерен төркемнең үз радиоалгычы була, алар аннан фронттагы вакыйгалар турында белеп торалар. Радиоалгычны алар лояль сакчы ярдәмендә яшергәннәр. Ә андыйлар була, чөнки 1945 ел бара, һәм совет авиациясе Германия шәһәрләренә кадәр бик еш барып җитә.
Әмма концентрацион лагерьда тормыш язылган кагыйдә буенча бара. Әсирләрнең һәрберсенең үз теркәү номеры була, иртәләрен сафтан чакыручылар кире әйләнеп кайтмый. Апрель көннәренең берсендә башкалар белән бергә Иван Илюхинны да сафтан чакыралар. Чакырылучыларның һәркайсы соңгы сәгать җиткәнен аңлый. «Хушыгыз!» – дигән тавыш яңгырый, һәм төркем крематорийга таба китә. Ләкин ни өчендер әсирләрне мич яныннан уздыралар һәм лагерь территориясеннән алып чыгалар.
Алга таба ни булачагын төркемнән берәү дә күз алдына да китерә алмый. Конвой астындагы әсирләрне Магдебург шәһәре читенә чыгаралар һәм анда совет авиациясе җимергән йортны сүтәргә команда бирәләр.
Көтмәгәндә безнең самолётларның чираттагы һөҗүме башлана, һәм шәһәрлеләр яшеренү урыннарына ашыгалар. Конвойчылар арасында да ыгы-зыгы башлана. Вәзгыятьтән файдаланып, Иванның бер иптәше, йорт диварын сүтү өчен кулланылган лом белән якындагы конвойчыларның берсенә бар көченә суга. Югалтыр нәрсә булмый инде. Фрицны йортның идән астына яшергәч, дуслар аны тиз генә чишенделәр, һәм Иван тиз генә аның мундирын кия.
Бомбалар бер-бер артлы шартлый, ләкин совет хәрбиләре “конвой астында” шәһәр аша узалар. Аннан чыккач, хәлсезләнгән килеш, өч төркемгә бүленәләр һәм төрле юнәлешләргә китәләр.
Иван һәм аның дуслары сазлык һәм инешләр аша баралар. Көндезләрен, чит күзләрдән качып, ятып торалар, ә төнлә тагын юлларын дәвам итәләр. Көчләре калмый, ачлык үз эшен эшли.
Өченче көнне Иванның иптәшләре, ашарга яраклы берәр нәрсә табып булмас дип китәләр һәм кире әйләнеп кайтмыйлар. Ә Иван таң атканда посадкага барып җитә һәм шунда йоклап китә.
Танк хәрәкәтләре тавышыннан уянып китә. Танклар безнекеләр дә, немецларныкы да булмый. Бу совет гаскәрләре ягында сугышкан америкалыларның патруле була. Иван концентрацион үлем лагереннан качуы һәм анда әсирләрне күпләп юк итә башлаулары турында сөйли.
1945 елның 13 апрелендә немецлар юк итәргә планлаштырган меңләгән тоткын азат ителә.
Ә Иван Илюхин, үз эшен дәвам итү өчен, сугышка кадәр хезмәт куйган педучилищега әйләнеп кайта.
Нет комментариев