Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Рәсми

Үз геройларың турында сөйлә

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы һәм "ТРның иҗади яшьләр академиясе" Төбәк иҗтимагый оешмасы "Безнең Җиңү" бәйгесе оештырды. Медиабәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Быел бәйге "Безнең заман геройлары", "Хәтер хроникасы", "Сугыш ветераны яки тыл хезмәтчәне белән интервью" темалары буенча видеоэшләр һәм "Гаилә архивыннан фотографияләр", "Безнең Җиңү", "Минем кече Ватаным"...

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы һәм "ТРның иҗади яшьләр академиясе" Төбәк иҗтимагый оешмасы "Безнең Җиңү" бәйгесе оештырды.

Медиабәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Быел бәйге "Безнең заман геройлары", "Хәтер хроникасы", "Сугыш ветераны яки тыл хезмәтчәне белән интервью" темалары буенча видеоэшләр һәм "Гаилә архивыннан фотографияләр", "Безнең Җиңү", "Минем кече Ватаным" темалары буенча фотоэшләр юнәлешендә үтә. Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр катнашырга була. Катнашуга заявка бирү өчен эшне Вконтакте челтәрендә күрсәтергә; www.atmrt.ru Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе" РОО сайтына күчәргә һәм сылтама буенча "Безнең Җиңү" төп битенә керергә һәм заявка тутырырга, шулай ук "Ссылка на работу" махсус бүлемтектә "Вконтакте" социаль челтәрендә сылтама куярга. Заявкалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Фото vk.com/atm_rt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев