26 март 2016 яңалыклары
-
Нәүрүз бәйрәме
Иске Мокшино мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме бик кызыклы үтте. Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Татар теле укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова, Наҗия Мирҗанова, Гөлназ Сәйфетдинова, Зилә Әгълямова һәм Резидә Шарапова, балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага...
-
Үз геройларың турында сөйлә
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы һәм "ТРның иҗади яшьләр академиясе" Төбәк иҗтимагый оешмасы "Безнең Җиңү" бәйгесе оештырды. Медиабәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Быел бәйге "Безнең заман геройлары", "Хәтер хроникасы", "Сугыш ветераны яки тыл хезмәтчәне белән интервью" темалары буенча видеоэшләр һәм "Гаилә архивыннан фотографияләр", "Безнең Җиңү", "Минем кече Ватаным"...
-
Пост ризыклары күргәзмәсе
Изге Феодосий Тотемский чиркәве каршындагы совет пост ризыкларыннан күргәзмә-авыз итүне оештыра. Әлеге чарада теләүче һәркем катнаша ала. Монда тәкъдим ителгән ризыкларның барысы да христиан канунына туры килергә тиеш. Ризыкларга бәя бирелгәндә аларның үзенчәлеге, рецептның яңа төре исәпкә алына, беренче һәм икенче ашлар, салатлар, эчемлекләр, камыр ризыклары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә...
-
Ашыгырга кирәк
1 апрельгә кадәр эшмәкәрләр Пенсия фондына еллык керемнәренең бер процентын күчерергә тиеш. Бу хакта Аксубай районы Пенсия фонды Идарәсе искәртә. Бу еллык керемнәре 300 мең сумнан артык булган эшмәкәрләргә кагыла.
-
Иң яхшы укытучыларны сайлыйлар
Март азагында "Өстәмә белем бирү укытучысы", "Ел остазы", "Иң яхшы педагог-психолог" республика бәйгесенең финал чаралары үтә. Казанда төбәк этапларында җиңүчеләр очрашачак. Аксубай районын бәйгедә Сөнчәле мәктәбенең педагог-оештыручысы Алексей Калуков һәм өченче санлы Аксубай урта мәктәбеннән педагог-психолог Татьяна Убейкина тәкъдим итәчәк.