Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төбәк табигате турында кайгыртып

Чабаксар урманчылыгы коллективы узган елны уңышлы төгәлләде. Аксубай урманчылыгында аның территориясе - иң зурысы, ул 12 мең гектарга якын. Димәк, Чабаксар урманчылыгы хезмәткәрләренең башка урманчылыкта эшләүчеләрнекенә караганда эш-мәшәкатьләре дә күп. Бер елга планлаштырылган эшләрнең барысын да алар тулы күләмдә башкарганнар. Барлык төп күрсәткечләр буенча да нәтиҗәләр уңай. Узган елда участок...

Чабаксар урманчылыгы коллективы узган елны уңышлы төгәлләде.
Аксубай урманчылыгында аның территориясе - иң зурысы, ул 12 мең гектарга якын. Димәк, Чабаксар урманчылыгы хезмәткәрләренең башка урманчылыкта эшләүчеләрнекенә караганда эш-мәшәкатьләре дә күп.
Бер елга планлаштырылган эшләрнең барысын да алар тулы күләмдә башкарганнар. Барлык төп күрсәткечләр буенча да нәтиҗәләр уңай.
Узган елда участок урманчылыгы территориясе дәүләт урман фондында 12 мең гектар яңа утыртылган ылыслы үсентеләр белән тулыланды. 2017 елның язында "уткино" буасы тирәсендә дә шулай ук 10 гектарга якын мәйданда чокыр-ерынтыларга утыртыла торган куаклар пәйда булды. Димәк, еллар узгач бу җирлек яшелләнәчәк - төбәкнең экологик торышы яхшырачак.
Участок лесничествосының төп бурычы - урманнарны саклау һәм яклау. Аның хезмәткәрләре куакларны тәрбияләү, чистартып кисү, урманнарны торгызу, урманнарны яклау буенча бурычларны, хуҗалык чараларының үтәлешен контрольләүне гамәлгә ашыру. Бу зур булмаган коллектив катлаулы хәлләрдә барлык эшләрне дә ничек итеп оста алып барырга кирәклеген бер генә тапкыр дәлилләмәде. Участок урманчылыгы хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән "Татарстанның чиста урманнары", "Урман утырту көне" кебек табигатьне саклау акцияләрендә даими катнаша. Алар тырышлыгы белән ел саен уннарча гектар урман мәйданы, кешеләрнең табигать кочагында ял итү урыннары - беседкалар территорияләре чүп-чардан чистартыла, тәртип урнаштырыла.
- Ял итү урыннарын һәрдаим чистартып торырга туры килә, - дип сөйли участок лесничие Айрат Җамалиев. - Чөнки табигатьне яратучылар вакытларын күңелле итеп үткәргәннән соң, кисәтүләргә карамастан, үзләреннән соң чүп өеме калдыруларын дәвам итәләр.
Урман инспекторлары табигать сагында торалар. Урман кануннарын бозучылар белән аралашу катгый килеп чыга һәм беркетмә төзү белән тәмамлана.
Участок урманчылыгы коллективы, фикердәшләр командасы кебек, уртак эш өчен җан атучылар. Аның составында тәҗрибәле кешеләр дә, яңа эшкә керешүчеләр дә бар, ләкин алар үз эшләренә бертөрле җаваплылыкта. Урман мастеры Иван Уляков урманчылыкта 30 елдан артык хезмәт куя, Сергей Падиряковның эш стажы - егерме елга якын. Владимир Львов урман мастеры вазифасын ике ел башкара, ул урман хезмәткәрләре эшен дәвам итүчеләр нәселеннән - әтисе гомерен урманда эшләүгә багышлаган. Участок урманчылыгы лесничие Айрат Җамалиев - бу вазифада берничә ел эшли, шуны билгеләп үтәргә кирәк, коллектив, чуаш авыллары халкы, участок лесничествосында эшләүче сезонлы хезмәткәрләр белән даими аралашып ул хәтта чуашча сөйләргә дә өйрәнгән.
Җәйге чорда урманнарны янгыннардан саклау - янгыннарны профилактикалау да шулай ук мөһим. Әлеге эшнең нәтиҗәсе: территориядә дистәләгән еллар дәвамында бер генә янгын очрагы да теркәлмәгән. Кышкы көннәрдә дә мәшәкать җитәрлек. Шулар арасында иң мөһиме - план-задание буенча үзагач хәзерләүне контрольләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев