28 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Ялган аракы турында хәбәр иткән өчен – премия
Ялган аракы сату факты турындагы хәбәр өчен акчалата бүләк алып була. Физик затка, эшмәкәргә карата яки алкоголь сатуга бәйле теләсә нинди канунны бозган өчен дәлилләнгән хәбәргә нигезләнеп тутырылган административ беркетмә өчен 1000 сум түләнә. Дәлилләнгән хәбәр буенча 10нан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алына икән, 2000 сум түләнә. Лицензиясез...
-
Һөнәр буенча иң яхшылар арасында
"Аксубай" АФның баш инженеры Рәшит Исхаков "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында. Рәшит Хәйдәр улы бу уңышка күпьеллык фидакарь хезмәте белән иреште. Иске Ибрай урта мәктәбендә белем алганда авыл малайларын механика үзенә җәлеп итә. Берәүләр мәктәпне тәмамлаганнан соң механизаторлык һөнәрен сайласалар, башкалары исә алга таба...
-
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017...
-
Төбәк табигате турында кайгыртып
Чабаксар урманчылыгы коллективы узган елны уңышлы төгәлләде. Аксубай урманчылыгында аның территориясе - иң зурысы, ул 12 мең гектарга якын. Димәк, Чабаксар урманчылыгы хезмәткәрләренең башка урманчылыкта эшләүчеләрнекенә караганда эш-мәшәкатьләре дә күп. Бер елга планлаштырылган эшләрнең барысын да алар тулы күләмдә башкарганнар. Барлык төп күрсәткечләр буенча да нәтиҗәләр уңай. Узган елда участок...
-
Иң яхшы тәрбияче
Аксубайда елның иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды. Ул "Салават күпере" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин. Бәйгенең йомгаклау этабында район балалар бакчаларыннан 24 тәрбияче катнашты. Мәгариф бүлеге методистлары "Минем педагогик концепциям" эссесенә һәм раслаучы материаллар белән "Мин - үз эшемнең остасы" эш тәҗрибәсе тасвирламасына бәя бирделәр. "Кояшкай" балалар бакчасында үткән...
-
Ике туй һәм уннан артык сабый
ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан ике никах теркәлгән. 2018 елда беренче булып Рәмис Хәлилов һәм Елена Сагимбаева гаилә корганнар. Бүлек шулай ук безнең районда 12 нарасыйның дөньяга килүен дә хәбәр итте. Яңа ел каникулларында бары тик малайлар гына туган - алар җидәү. Беренче булып Артем Симаков дөньяга аваз салган....