Бөек Ватан сугышы ветеранына – подписка
Район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясовка 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка бүләк итте.
- Районның ничек яшәве, үсүе, авыл хезмәтчәннәренең ничек хезмәт куюы белән хәбәрдар булу өчен районда һәр йортка "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләре килергә тиеш. Әти-әнисенә, янәшәдә яшәүче сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә подписка рәсмиләштереп, районның һәр кешесе безне хупларга тиеш. Подписка рәсмиләштерү ул - иң олы бүләк, чөнки гәзит адресатка атнасына ике тапкыр киләчәк, бу аны алып укучы өчен дә, яздыручы өчен дә икеләтә күңелле, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе.
Елисей Мурзич - педагогик хезмәт ветераны, ул озак еллар район ветераннары Советын җитәкләде, район гәзите - аның иң яратып укый торган басмасы икән, бу хакта ул горурланып әйтә. Ә инде аңа язылу кәгазен район башлыгы кулыннан алу - икеләтә бәхет.
- Гәзитне көтеп алам, бер генә җөмләсен дә төшереп калдырмыйча укып чыгам. Район гәзите белән озак еллар хезмәттәшлек итәм - еллар узу белән китапка кертелгән беренче язмаларым нәкъ менә аның битләрендә дөнья күрде, - дип сөйли ветеран.
"Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" гәзитләренә язылу ункөнлеге кичәгесе көннән старт алды. Бары тик 11 декабрьгә кадәр генә район гәзитләренә ташламалы бәядән - 525 сум 72 тиенгә язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев