4 декабрь 2016 яңалыклары
-
Күбесенчә ирләр агулана
Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык белән агуланучылар саны бер ярым тапкырга кыскарды. Барысы да хокук саклау органнары, Роспотребнадзор һәм Госалкоголь инспекциясенең киеренке хезмәте бәрабәренә. 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 1059 агулану очрагы (294е үлем белән тәмамлана) теркәлсә, 2016 елның шул ук чорында 666 очрак (208е үлгән). Исегезгә төшерәбез, 2016...
-
Пенсияне Интернет аша
Пенсиягә кагылышлы барлык электрон хезмәтләр дә Пенсия фонды сайтында бер порталда берләштерелгән. Ул хезмәтләр төре (пенсияләр, социаль түләүләр, ана капиталы һ.б.) буенча гына түгел, алардан теркәлеп яки теркәлмичә файдалануны да күздә тотып эшләнгән. Булачак пенсионерлар шәхси кабинетка эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерелгән акчаларны да күзәтеп бара алалар. Ә инде лаеклы ялга...
-
Кабаттан беренчеләр
Алабугада бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси Кубогының V этабы үтте. Республика шәһәр һәм районнарыннан 180нән артык спотчы катнашты. Безнең районны Иске Тимошкино урта мәктәбе укучысы Никита Мулеев тәкъдим итте. Владислав Мулеев тәрбияләгән спортчы парлы төрдә якты җиңу яулады. Ялгыз көч сынашуда техник сәбәпләр аркасында икенче позициягә чыкты.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына – подписка
Район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Мактаулы гражданины Елисей Мурзич Тимирясовка 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка бүләк итте.
-
Коммуналь хезмәтләр бәясе күтәрелә
2017 елның 1 июленнән бөтен татарстанлыларны кебек үк, аксубайлыларны да коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүе көтә. Гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертүдәге үзгәрешләрнең яңа индексын, дәүләт хокуки мәгълүматлар системасының рәсми сайтында тиешле документ урнаштырып, РФ хөкүмәте раслады. Татарстанда ТКХ хезмәтләренә түләүнең уртача арту индексы 4,2 процентны тәшкил итәчәк. Коммуналь хезмәтләр аеруча...