Алданма
Үзләрен Пенсия Фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсия картасы номерларын язып алучы билгесез кешеләр кабат пәйда булды. Мәгълүматларның санаулы минутлар эчендә билгесез кешеләр кулына эләккән очраклар да бар, шул рәвешле кеше пенсиясенең бер өлешеннән коры калырга да мөмкин. - Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләр буенча йөрмиләр, СНИЛС номерларын сорамыйлар, гражданнарны пенсия тупланмалары...
Үзләрен Пенсия Фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсия картасы номерларын язып алучы билгесез кешеләр кабат пәйда булды.
Мәгълүматларның санаулы минутлар эчендә билгесез кешеләр кулына эләккән очраклар да бар, шул рәвешле кеше пенсиясенең бер өлешеннән коры калырга да мөмкин.
- Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләр буенча йөрмиләр, СНИЛС номерларын сорамыйлар, гражданнарны пенсия тупланмалары формалашу алымнарын сайлап алырга мәҗбүриләмиләр дип тагын бер кат искәртәбез, - дип ассызыклады Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Алдакчылар сезнең СНИЛС номерын беләләр икән, алар сезнең имзаны охшатып ясый алалар. Аларга документ кирәк, чөнки номерларны алар күктән алып яза алмыйлар, менә шуның өчен алдап-елдап кешеләрдән җыялар. Сезнең исем-фамилиягезне язып алалар, аларга акчаны үзләренә күчерү өчен СНИЛС номеры да җитә.
Фото: u3.s.progorod11.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев