Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

2017 ел нәрсә белән истә калды?

Бусагада Яңа - 2018 ел. Узып баручы елның район, тулаем, эшчәнлекнең барлык тармаклары өчен дә нинди булуы турында сөйләр вакыт җитте - район башлыгы Камил Гилманов белән традицион әңгәмәбез шул хакта. - Камил Камал улы, безнең район - авыл хуҗалыгы районы. Узып баручы елда бу тармак нинди уңышлары белән истә...

Бусагада Яңа - 2018 ел. Узып баручы елның район, тулаем, эшчәнлекнең барлык тармаклары өчен дә нинди булуы турында сөйләр вакыт җитте - район башлыгы Камил Гилманов белән традицион әңгәмәбез шул хакта.
- Камил Камал улы, безнең район - авыл хуҗалыгы районы. Узып баручы елда бу тармак нинди уңышлары белән истә калды?
- 2017 ел безнең район өчен уңышлы булды. Авыл хуҗалыгы производствосының барлык тармаклары буенча да ел нәтиҗәле икътисади күрсәткечләр белән төгәлләнде. Быелгысы елда уңдырышлылык гектарыннан 35,6 центнерны тәшкил итте.
Хуҗалыкларга килгәндә, Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге "Агроинвест" УК районда иң эре инвестор. Безнең районда аның бүлекчәсе "Аксу Агро" агрофирмасына Солтан Шәйхетдинов җитәкчелек итә. Монда бөртеклеләр уңышы уртача район күрсәткеченнән күпкә артык. Аксуагрочылар югары табышлы культура - шикәр чөгендере игәләр (йөз мең тоннадан артык татлы тамыр үстерелгән һәм бу көннәрдә соңгы тонналарны заводка озату бара). Чөгендер кыска срокта һәм югалтуларсыз диярлек җыеп алынды. Шул ук вакытта "Аксу Агро" терлекчелек тармагында да уңышлы гына эшли - савым тотрыклы, башка агрофирмалар белән чагыштырганда сөтне күбрәк җитештерәләр. Быел бу хуҗалыкка "Яңа Тимошкино" һәм "Мюд" бүлекләре дә кушылды һәм монда да хәл тамырдан үзгәрер дип ышанам.
Элеккеге "Продкорпорация" агрофирмасын үз канаты астына алган "Аксубай" агрофирмасында (җитәкчесе Илнар Сөниев, башкарма директор Әхнәф Сөниев) җитештерүгә бәйле темпны арттыру таләп ителә ителүен. Ләкин урыннарда кешеләр тулы көчкә эшлиләр. Башкарма директорлар, белгечләр һәм хезмәтчәннәр Мәүлет Сәрвәртдинов, Фәнис Хәмидуллин, Ислам Фәизов, Владимир Дмитриевның бердәм хезмәтен билгеләп үтми булмый.
Иван Шугаев җитәкләгән "Актай" агрофирмасында да системалы эш җайга салынган. Агрофирма үсемлекчелек белән ышанычлы шөгыльләнә - биредә көзге һәм сабан культураларыннан тотрыклы уңыш алалар.
Ат асрау нәтиҗәле үсеш алган - "Актай"ның чабышкы атлары республиканың гына түгел, илебез ипподромнарында да уңышлы чыгыш ясыйлар. Җитештерү предприятиесенең дә эше җайга салынган - монда даны районыбыз чикләрендә таралган лимонад, макарон, кондитер, ипи-булка әйберләре җитештерелә.
Алексей Чукинның "Колос" хуҗалыгы елны тотрыклы төгәлли. Җитәкче - туган авылына мөкиббән булган чын җир кешесе. Ул җир эшкәртә, кечкенә ферма тота.
Җәмил Сөләйманов рәислек иткән "Сөлчә" агрофирмасы быел беренче тапкыр көнбагыш игә башлады. Чәчүлек җир мәйданы - 300 гектардан артык. Бу югары маржиналь культура саллы табыш кертә. Хуҗалыкта игенчелек тә, терлекчелек тармагы да уңышлы үсеш ала.
Районга тагын бер инвестор килде - "Волга селект". Бу агрофирманың җир эшкәртүдә дөнья стандартларының заманча технологияләрен куллануы игътибарга лаек, әлбәттә. Бу алымнар мул уңыш белән акланыр дип уйлыйм. Монда басуларга югары табыш китерә торган культуралар, борчак, чәкәнбаш, көзге бодай чәчелә.
Без авыл хуҗалыгы производствосында эшләүчеләр хезмәтен бәялибез. Урак өстендә басуларга чыгып һәр комбайнчыны шәхси хөрмәтләдек. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел беренче тапкыр уракта катнашучылар арасында "Иң яхшы комбайнчы-2017" бәйгесен игълан итте. Шунысы куанычлы, республиканың иң яхшы 200 комбайнчысы арасына безнекеләр дә керде. Болар бөртек суктыру буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән "Аксу Агро" хезмәтчәннәре: Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Алексей Кудряшов, Ринат Мостафин һәм шулай ук игеннәрне урдыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән "Аксубай" АФ механизаторлары Зиннур Минхәйдәров һәм Әдип Гелметдинов.
- Районда үсеш алган фермер хуҗалыклары да бар, алар икътисадка саллы өлеш кертәләр.
- Чынлап та, фермер хуҗалыклары сафы тулылана. Кешеләрнең җирдә эшләргә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнергә теләкләре бар, алар фермалар төзиләр. Шундыйларның берсе - Петр Погодкин. Ул фермерлар ассоциациясен җитәкли, аның тәҗрибәсе зур, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән калышмый. Соңгы елларда Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Валерий Сапеев, Алексей Гуляков, Илдус Вафинның крестьян-фермер хуҗалыклары киң колач ала, терлекләр саны арта. Терлекчелек белән беррәттән күпләр җитештерү белән дә шөгыльләнәләр. Эшләрен яңа башлаган фермерлар Мансур Сыраев, Сергей Васиков, Григорий Маланчев үзләре хакында белдерәләр. Алар авыл тормышына яңа сулыш өргән, аңа юкка чыгарга ирек бирмәгән чын энтузиастлар.
- Эшмәкәрләр, беренче чиратта җитештерү белән шөгыльләнүчеләр өчен эшчәнлек кыры ачык...
- Шәхси сәүдә һәм шулай ук җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә юл бирелгән. Ике сәнәгать мәйданчыгы эшли. Аларда эшләүче резидентлар күп кенә юнәлешләр буенча эш алып баралар - металл әйберләр җитештерү, камыр ашлары пешерү, катнаш азык җитештерү, агач эшкәртү һәм башка эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәрләргә эшчәнлекләрен җәелдерү, үсү өчен мөмкинлекләр бар. Мисалга "Гарант" сәнәгать мәйданчыгы уңышлы гына эшләп килә, аңа 70 миллион сумнан артык акча тотылган. Районда аңа Җәмил Раузетдинов җитәкчелек итә. Сәнәгать мәйданчыгында резидентлар уңышлы эшли, алар продукция җитештереп кенә калмыйлар, эшчәнлек төрләрен дә, товар әйләнешен дә арттыралар. Өстәвенә алар шәхси кафеларында кондитер һәм икмәк-булка әйберләре саталар.
Район үзен-үзе ит, сөт, икмәк, кондитер әйберләре, төзелеш материаллары хәтта гөмбә белән дә тәэмин итәргә сәләтле. Быел МЮД поселогында гөмбә җитештерү цехы ачылды, аны йөз миллион сумнан артык акча тотып, Анатолий Самаренкин гаиләсе эшләтеп җибәрде. Биредә 25 эш урынына исәпләнгән 3 мең тонна әзер продукция җитештерү куәтенә ия булган яңа цех төзелә. Самаренкиннар җитештергән гөмбәләр бүгенге көндә Татарстанда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә сатыла. Икенче заводны кулланышка тапшырганнан соң, сату базарын аның чикләрендә җәелдерергә планлаштыралар.
- Район елдан-ел ямьләнә, тормыш шартлары яхшыра бара - район төзелә, төзекләндерелә...
- Төзелеш темплары да шулай ук күңелләрне шатландыра. Бу күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар өчен торак төзү, күп фатирлы йортларны, социаль объектларны, юлларны капиталь ремонтлау. Узып баручы елда районның социаль үсешенә яраклаштырылган барлык программалар тормышка ашырылды, ә аларның саны 25тән артык. Төзелгән һәм ремонтланган объектлар сыйфатлы һәм вакытында кулланышка тапшырылган. 500 миллион сумнан артык акча тотылган. 24 фатирлы торак йорт кулланышка тапшырылды, монда 9 ятим бала һәм күп балаллы дүрт гаилә өй туйлары уздырдылар. "Колобок" балалар бакчасы, Түбән Баланда балалар бакчасы-мәктәп комплексы, күп фатирлы дүрт йорт капиталь ремонтланды. Чуаш Адәмсуы авылында күпфункцияле мәдәни үзәк, Кәкре Күлдә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Аксубайлылар өчен үзәк спорт стадионында яңа күпфункцияле хоккей тартмасы төзелде, үзара салым акчасына район үзәгендә җиде балалар уен комплексы төзелде. Аксубайлыларның күптәнге хыяллары чынга ашты - Сөлчә елгасы турайтылды һәм аның ләм белән капланган 1200 метр озынлыктагы беренче участогы чистартылды. Соңгы елларда районның барлык эре торак пунктларында да спорт - волейбол, мини-футбол, баскетбол, тренажер мәйданчыклары урнаштырырга тырыштык.
Сабан туе мәйданын төзекләндерү эшләре башланды - түбәсе ябык трибуна урнаштырылды. Юллар төзү, әлбәттә инде, авыл кешеләре өчен иң зур куаныч. Емелькино авылы кешеләренең шатлыкларын уртаклашам - монда Сосновкадан алып беренче сигез километр юлга асфальт түшәлде. Фәнис Сафин җитәкчелегендәге юл төзүчеләр, тәҗрибәле белгечләрнең тырышлыгын билгеләп үтәсе килә. Алар безнең юлларны европа стандартларына китереп салалар. Быел Аксубайда гына да 12 урамда юл эшләре алып барылды. Чистай-Аксубай-Нурлат трассасына яңа асфальт түшәлде, Ерепкино юлы төзекләндерелде, юл хәрәкте иминлеге максатларында Аксубайда Сөлчә урамында тротуар салынды һәм светофорлар куелды. Әлбәттә инде, район үзәгендәге үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк: Ленин урамы, парклар һәм ял зоналары, иҗтимаги киңлекләр төзекләндерелә.
- Районның киләчәге яшь, перспективалы кешеләр - бүгенге мәктәп укучылары һәм яшьләр кулында. Мәгариф өлкәсендәге үсеш һәм перспективалар - талантлы балалар һәм аларга белем бирүче педагоглар турында сөйләп китсәгез иде...
- Агымдагы чорда оптималь белем бирү челтәрен формалаштыру һәм белем бирү оешмаларының материаль-техник базаларын ныгытуга бәйле нәтиҗәле эш алып барылган. Бер мәктәпне һәм бер балалар бакчасына капиталь ремонт ясалуы хакында мин югарыда телгә алдым инде.
Гомумбелем бирү мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге сморт-бәйге нәтиҗәләре буенча "Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы комплексы" республика бәйгесендә "Капиталь ремонтланган иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә лауреат булды һәм 200 мең сум күләмендә грант алды.
Район мөгаллимнәре һәр елны "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында төрле номинацияләрдә призерлар һәм лауреатлар булалар. Аксубай 3нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Дмитриева "Педагогик дебют" номинациясендә бәйге лауреаты булды. Икенче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафина "Тамашачылар күңелен яулау призы" номинациясендә җиңде. Геннадий Горбунов - "Татарстан Республикасында 50 инновацион идея" республика бәйгесе җиңүчесе, ә Ирина Васикова призер булды. Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү тармагы кадрларының һөнәри осталыгы бәйгесе нәтиҗәләре буенча Гөлнур Идиятова һәм Наталия Воронина республика этабы җиңүчеләре итеп танылдылар, Светлана Башатова зональ этапта җиңү яулады. Чыгарылыш укучылары да педагогларыннан калышмыйлар. Быел Иске Тимошкино мәктәбенең чыгарылыш укучысы Яна Муллина (укытучысы Людмила Тихонова) рус теленнән имтиханда 100 балл туплады.
Безнең педагоглар фәнни һәм тикшеренү эшләре алып баралар. Район базасында шулай ук фәнни конференцияләр дә үтә. Түбән Татар Майнасы мәктәбендә "Көнбатыш Кама арты торак пунктларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары" зональ фәнни-тикшеренү конференциясе үтте - аның эшендә 9 районның туган якны өйрәнүчеләре, ТРның музей хезмәткәрләре, чит илләрдән (АКШ һәм Казахстаннан) җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чараны оештыруда мәктәп директоры, тарих фәннәре кандидаты, туган як тарихын өйрәнүчеләрнең Бөтентатар оешмасы Советы әгъзасы Рафик Насыйровның тырышлыгын билгеләп үтәсе килә.
- Белем бирү процессы белән беррәттән районда спортка да өстенлекле юнәлеш бирелә...
- Сәламәт буын - ул спортны үз иткән буын. Йөзү бассейны, спорт комплексы, спорт мәйданчыклары - боларның барысы да бүгенге көндә районның авыл районнары арасында спорт казанышлары рейтингында яхшы урын биләве хакында сөйли.
Төрле спорт ярышларында яуланган җиңүләр спорт казанышларының уртак җыелмасын формалаштыра. Алар дистәләгән. Безнең спортчылар көчле, аларны Татарстанда гына түгел, аның чикләрендә дә таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Быел тренер Рәис Бикулов күнекмәләр биргән үсмерләр командасы баскетбол буенча ТР Беренчелегендә беренче һәм икенче урыннарны яулады, тренер Александр Лодоркинда шөгыльләнгән үсмерләр командасы мини-футбол буенча ТР Беренчелегендә икенче урынга чыкты, волейбол буенча ТР Беренчелегендә үсмерләр командасы (тренерлар Ольга Васильева һәм Анфиса Ишметова) өченче урынны алды.
Билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында яуланган медальләр быелгысы елда иң зур әһәмияткә ия җиңү булгандыр мөгаен. Тренерлар Александр Скворцов һәм Җәмил Сафиуллин тәрбияләгән спортчылар алтын, көмеш һәм бронза яуладылар. Ольга Шугаева турнирда - беренче, Илвира Сәлахова - икенче, Илнар Камалиев өченче урыннарны алдылар.
Районның башка спорт төрләре буенча да алга китеше һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүе шатландыра. Җиңүләрдә спорт мәктәбе тренерларының, физкультура укытучыларының тырышлыгы, бердәм хезмәте ачык күренә.
- Һәм менә кешеләргә шатлык бүләк итүче иң якты тармак - мәдәният хезмәткәрләре турында сөйләп китсәгез иде...
- Районның башка кешеләре кебек алар да эшли беләләр - безнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре хезмәтчәннәрнең ялын оештыра беләләр - дистәләгән концерт куела, хәзер исә һәр авылда үзләренең йолалары һәм бәйрәмнәре бар. Мәдәният хезмәткәрләре республикада уздырылган социаль-мәдәни чараларда катнашалар. ТР урман хуҗалыгының беренче министры Александр Александрович Гуляев исемендәге "Уяну" экология фестивале, Беляев йолдызлары фестиваль-бәйгесе, "Туфан укулары" районда абруйлы бәйгеләргә әйләнде.
- Безнең район учреждениеләре бәйгеләрдә актив катнашалар, территорияләрне төзекләндерү һәм учреждениеләрнең материталь-техник базасын яхшырту өчен проектларны гамәлгә ашыралар.
- Район ел саен социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша. Узган ел грантларга ия булган 14 оешма районга ике миллион ярым сум акча кертте! Быел җиңүчеләр саны - 18, грант суммасы - өч миллион ярым сумнан артык. Бу бәйгедә катнашкан мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре өчен әйтеп бетергесез зур ярдәм. Бәйге гамәлдә булган сигез ел дәвамында Аксубай районы "Лукойл"дан һәм "Ритэк"тан йөздән артык грантка ия булды. Әлеге социаль проекттан тыш, нефтьчеләр, атап әйткәндә, "Лукойл - "Ритэк" предприятиесе һәм аның генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов район учреждениеләренә, кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Аларга һәм социаль мәсьәләләрне чишүдә, районны төзекләндерүдә булышлык күрсәткән район территориясендә эшчәнлек алып барган башка нефть компанияләренә, "ТАТЕХ" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудинга күп милләтле район исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең арадагы әлеге хезмәттәшлек яңа елда да дәвам итәр дип ышанам.
- 2018 елга бурычлар турында...
- Тарихка кереп калган һәр ел аксубайлылар тормышында ниндидер яңалыклар белән истә кала. Киләсе ел да искәрмә булмас. Без тагын да күбрәк эшләрбез, төзербез. Социаль объектлар, юллар, мәктәпләр, балалар бачалары, спорт мәйданчыклары төзербез һәм ремонтларбыз. Хуҗалык итүнең кече формаларына, эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкбез. Хезмәт сөючән Аксубай районы халкы проектлардан читтә калмас дип уйлыйм, бергә булганда без барысына да ирешәчәкбез. Хәтта авыр вакытларда да район кешеләре берләшеп, беренче карашка мөмкин булмаган эшләрне башкардылар - корылык алып килгән елны иген үстерделәр, бозлы яңгыр алып килгән нәтиҗәләргә каршы бөтен ил белән көрәштеләр, көчле гарасаттан соң объектларны сафка бастырдылар. Аксубайлыларны бернинди авырлыклар да куркытмый, алар барысына да каршы торырга сәләтле.
Людмила ЖАРЕНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев