30 декабрь 2017 яңалыклары
-
2017 ел нәрсә белән истә калды?
Бусагада Яңа - 2018 ел. Узып баручы елның район, тулаем, эшчәнлекнең барлык тармаклары өчен дә нинди булуы турында сөйләр вакыт җитте - район башлыгы Камил Гилманов белән традицион әңгәмәбез шул хакта. - Камил Камал улы, безнең район - авыл хуҗалыгы районы. Узып баручы елда бу тармак нинди уңышлары белән истә...
-
Өметләр елы белән!
Тагын бер ел төгәлләнә. Ул һәр гаилә тарихында, һәр сабый һәм һәр өлкән кеше күңелендә аерым уңышлар һәм куанычлар белән уелып калачак. Әмма без барыбыз да бер гаилә - күп милләтле Аксубай районы җиреннән. Узып баручы ел аксубайлылар өчен икътисади үзгәрешләр, социаль, мәдәни, мәгариф өлкәләрендә, спортта, авыл хуҗалыгында, төзелештә яңа...
-
31 декабрь көнне
Район башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, "Кышкы тылсым" Яңа ел тамашасы район үзәгенең төп мәйданында 17.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм салюты 21.00 сәгатькә планлаштырылган.
-
Мәскәүне яуладылар
Аксубай мәктәп укучылары халыкара ораторлык осталыгы олимпиадасында җиңү яуладылар. "Мәскәүдә милләтләр йортында туган телдә (рус телле булмаган) белем алучы авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен "Минем рус телем" Бөтендөнья бәйгесе үтте. Бәйгедә бөтен илдән мәктәп укучылары катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан бәйгенең барлык этапларында да иң...