Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубайлыларның Престол бәйрәме
10 февральдә Аксубай православие чиркәвендә Феодосий Тотемский хөрмәтенә Престол бәйрәме билгеләп үтелә. 7 сәгать 45 минутта чиркәүдә бәйрәм гыйбадәте башлана. Ул тәмамлану белән дин тотучыларны, район халкын һәм кунакларны чиркәү янындагы мәйданда ук колач алачак массакүләм күңел ачуларда катнашырга чакыралар. Монда коймак һәм башка камыр ризыкларыннан авыз итеп чәй эчеп,...
-
АКСУБАЙ МӨХТӘСИБӘТЕНЕҢ ФЕВРАЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ
-
Балалардан илһам алып
Аксубайның туган як тарихын өйрәнү музеенда "Оста куллар" декоратив-кулланма сәнгать түгәрәге эшләре күргәзмәсе ачылды. Түгәрәк Аксубай лицеенда Альбина Аюпова җитәкчелегендә эшли. Ул - 13 ел стажы булган югары квалификацион категорияле укытучы. Һәм аның "Оста куллар" түгәрәгенә күбесенчә укучы кызлар йөри. Анысы аңлашыла да, табигать кызларга кул эшләренә сәләт биргән. "Оста...
-
Якташыбыз күргәзмәсе
Хәсән Туфан музей-йортында һәвәскәр рәссам, якташыбыз Геннадий Золинның "Күңел табигать белән сөйләшә" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасына картиналар авторы Геннадий Ивановичны хатыны Маргарита белән, Аксубайның туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтованы, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиковны, ветераннар рәисе Василий Кузьминны чакырдылар. Авыл халкы да җыелды....
-
Дин әһеле белән очрашу
ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте.
-
Укучылары да укытучылары кебек оста
Аксубай баянчылары I Бөтенроссия яшь башкаручылар бәйгесендә катнаштылар. Укучылар үзләре дә, аларның укытучылары - Наилә Крайнова да Әлмәттә узган бәйгедән дипломнар белән кайттылар. Ильяс Исмәгыйлев - кече яшь төркемендә III дәрәҗә лауреат, Дарина Маланчева - урта яшь төркемендә III дәрәҗә лауреат, Иван Кудрявцев, Илшат Яруллин һәм Йосыф Рафиков - дипломантлар...
-
Сәхнәдә – “Йолдызлык“
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате Республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм дипломантлары районда концертлар белән чыгыш ясаячак. Алар яңа күп функцияле үзәкләр сәхнәләрендә үтәчәк: 2 февральдә - Карасу, 3 февральдә Иске Ильдеряк күп функцияле үзәкләрендә. Концертлар сәгать 19:00да башлана. Керү ирекле.
-
Чуашстан белән дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәттә
Күренекле чуаш язучысы Петр Хузангайның тууына 110 ел тулуны бәйрәм итү безнең районга көтелмәгән сөенеч алып килде. Әлки районында туып үскән шагыйрьнең юбилеена бәйле тантана Аксубай районын да колачлады. Чуашстан республикасы мәркәзенең сәнгать һәм мәдәният вәкилләре делегациясе бөек шәхесне олылап искә алу максаты белән Хузангайның туган төбәгенә аяк басты. Шуларның...
-
Могҗиза бүләк иттеләр
Аксубайның "Хыял" балалар йортында бәйрәмнәрне гаилә мохитендә каршы алу традициясе аңа нигез салынганнан соң ук барлыкка килде. Иске Яңа ел да искәрмә булмады. Әкиятне монда барысы да көтеп алды - төштән соңгы йокы вакытыннан соң уянган балалар да, мәктәптән кайткан яшүсмерләр дә. 13 гыйнвар кичендә монда Кыш бабай, Кар кызы...
-
Хач ману көнендә
Районның православие динен тотучылары Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Көн дәвамында авыллардагы сулыклар һәм Аксубайның Ташлы чокыр чишмәсе аруландырылды. Халык төнгә кадәр сулыклардан китмәде. Күпләр, салкынга һәм көннең җилле булуына карамастан, изгеләндерелгән суга чумып чыкты. Хач ману дини йолаларын үтәүчеләрне хуплап килүчеләр дә аз түгел иде. - Православие динен тотучылар...
-
Аксубайлылар – кинода
Безнең район кешеләре абруйлы фестиваль сынын алган фильм төшерүдә катнаштылар. "Бөек халык тарихы" документаль фильмы болгарлар, бөек һәм алга киткән дәүләтнең барлыкка килү тарихын тасвирлый. Фильм Михаил Юхмачның: "Тарих - ул халык өчен юл күрсәтүче йолдыз. Үз ата-бабаларының бай тарихын белгән кеше, барлык кыенлыкларны да җиңәргә үзендә көч таба, батыр,...
-
Хузангайның 110 еллыгына концерт
Чуашстанның халык язучысы Петр Хузангай юбилее уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Чуашстанның күренекле эшлеклеләре катнашыр дип көтелә. Ә концерт Чуашстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, чуаш эстрадасы артистлары катнашында үтәчәк. Концерт 21 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә, район Мәдәният йортында уза, керү ирекле.
-
Күргәзмә ачыла
Хәсән Туфан музеенда Геннадий Золинның "Күңел табигать белән сөйләшә" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачыла. Ачылу тантанасы 20 гыйнварда Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йортында, 10 сәгатьтә булачак.
-
Эволюция турында үзләре күреп
Мәскәү шәһәренә сәяхәт вакытында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Дарвин музеенда булдылар. Дәүләт Дарвин музее - Россиядәге иң зур музейларның берсе. Анда берничә зал, һәрберсе аерым темага багышланган. Беренче катта - күгәрченнәр күргәзмәсе. Икенчесе безнең планетадагы җәнлекләр дөньясының төрлелеген күрсәтте. Монда саваннада, тропик урманнарда, җирнең таулы районнарында һәм океанда яшәүчеләр дә бар...
-
Яңа ел тамашасы яхшы кәеф бүләк итте
Безгә быел Яңа ел тамашасын Яңа Үзи авылының мәдәният йортында карарга насыйп булды. Һәр бәйрәмне матур итеп оештыруларын белә идек. Бу юлы да бәйрәм кичәсен сокланырлык үткәрделәр. Мөгаен, мәдәният йортына килүчеләрнең берсе дә үкенеп китмәгәндер. Авылга керүгә үк матур итеп бизәлгән мәдәният учагы гына түгел, шундый ук шәхси йорт хуҗалыклары...