Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Урманчылар урманнарны чистарттылар

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән уздырылган киң күләмле һәм билгеләнешкә ия чараларның берсе. Урманда ял итү урыннарында булганда, урманнар янәшәсеннән үткән автотрассалардан узганда кешеләр ташлап калдырган көнкүреш чүп-чарларын еш күрәсең. Буш шешәләр дисеңме, пакетлармы, нәрсә генә юк анда. Урманга ял итәргә һәм...

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән уздырылган киң күләмле һәм билгеләнешкә ия чараларның берсе.

Урманда ял итү урыннарында булганда, урманнар янәшәсеннән үткән автотрассалардан узганда кешеләр ташлап калдырган көнкүреш чүп-чарларын еш күрәсең. Буш шешәләр дисеңме, пакетлармы, нәрсә генә юк анда. Урманга ял итәргә һәм табигать белән хозурланырга килгән кешеләр үзләреннән соң чүп-чар калдырып китәләр. Чынлап та, кеше үзенең тискәре гамәлләре, ваемсызлыгы белән әйләнә-тирә мохиткә начар йогынты ясый.

Урманнарда экологик, санитар-эпидемиологик торышны яхшыртуга юнәлдерелгән программа 6 елдан артык эшләп килә. Республикада һәм районда мондый акцияләр матур гадәткә әверелде. Бу вакыт эчендә район урманнарында тонналап чүп-чар җыелган, күпме юл яны урман массивлары тәртипкә китерелгән.

Аксубай урман хуҗалыгы коллективы язгы "Чиста урманнар" акциясендә катнашты. Урман хуҗалыгы аппараты, урман хуҗалыгы, участок урманчылыгы хезмәткәрләре баш урманчы Рөстәм Гатин белән 1, 2 һәм 3нче кварталларны аркылыга-буйга үтеп, аунап яткан чүп-чарны капчыкларга тутырып, трактор арбаларына төяп, каты көнкүреш каллдыклары полигонына илттеләр. Бергәләп эшләгәч эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Бу көнне урманчылар әлеге участоктан 4 кубометрга якын көнкүреш чүп-чарын җыйдылар.

Шул ук көне Чабаксар урманчылыгы коллективы 24 нче кварталда тәртип салды. Бу - халыкның яраткан ял итү урыны һәм монда да хәл шулай ук мактанырлык түгел иде. Бөтен җиргә таралган чүп-чар - "табигатьне яратучылар" калдырган эзләр. Урманчылар участокны чистартканнан соң, монда да матур һәм чиста булып калды. Ибрай участок урманчылыгы хезмәткәрләре Иске Ибрай авылы белән янәшә халыкның ял итү урынын җыештырдылар.

Урманчылар әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр. Ә акция дәвам итә. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән әлеге чарада укучылар, хезмәт коллективлары, гаиләләр, аерым гражданнар, бер сүз белән әйткәндә, туган төбәк проблемасына битараф булмаган, табигатьне яраткан һәр кеше катнаша ала. Аксубай урманчылыгының урманны саклау хезмәткәрләре барлык кешене дә экологик акциягә кушылып, туган төбәгебез урманнарын тагын да матуррак һәм чистарак итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев