6 июнь 2017 яңалыклары
-
100 яшькә кадәр яшим дип теләгән
Иске Кыязлы авылында гомер итүче Сәетгәрәй Вәлиев якшәмбе көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән кунаклар үзенең яшеннән күпкә яшьрәк күренгән бабайны күреп хәйран калдылар. Ул аларга үз куллары белән ясаган шкафны, үзе чәчкән түтәлләрне күрсәтте. - Мин ярдәм итмәгән йорт юктыр бу авылда, - дип бүлеште юбиляр....
-
Урманчылар урманнарны чистарттылар
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән уздырылган киң күләмле һәм билгеләнешкә ия чараларның берсе. Урманда ял итү урыннарында булганда, урманнар янәшәсеннән үткән автотрассалардан узганда кешеләр ташлап калдырган көнкүреш чүп-чарларын еш күрәсең. Буш шешәләр дисеңме, пакетлармы, нәрсә генә юк анда. Урманга ял итәргә һәм...
-
Дәресләрен рәхмәт әйтеп искә алалар
Авыл мөгаллименең хезмәте авыр да, шул ук вакытта мактаулы да. Мәгариф ветераны Геннадий Леонтьев бу эшкә 40 елдан артык гомерен багышлады. Язмыш аны бала чагыннан ук иркәләми. Әтисе фронттан әйләнеп кайтмый һәм шул рәвешле ул өйдә әнисе өчен бердәнбер ир-ат һәм терәк була. Һөнәрне дә әнисе сукмагыннан китеп сайлый. Гаиләдә...
-
02 хезмәте
Районның дәүләт автомобиль инспекторлары Аксубай-Федоровка юлында салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе булган автомобильне тоткарладылар. 39 яшьлек Самара өлкәсе кешесе идарә иткән "Reno Logan" машинасы документларны тикшерү өчен туктатыла. Россия ЭЭмның Аксубай районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, машинаның багажнигын караганда 3 литр Казахстан коньягы табыла. Составында спирт булган әлеге продукция...
-
Бәяләп бетергесез тәҗрибә
Аксубайның "Сәләт" клубы Казан IT-паркында үткән Халыкара семинарда катнашты. Семинарны "Дөнья сәләтләре: сәләтле балалар һәм яшьләргә үсеш һәм ярдәм практикасы" Казан ачык сәләтләр университеты һәм Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимаги фонды оештырды. "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина сөйләгәнчә, семинар эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән экспертлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары...