Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сөт тапшыруда алдынгы

Үткән ел Яңа Ибрай авыл җирлеге өчен имин булды. Кайбер башка авыллардан аермалы буларак, Яңа Ибрайда үзмәшгульлек тармагына кагылышлы проблема юк. Халыкның күпчелеге җирлек территориясендәге төрле тармакларда - "Аксу Агро" агрофирмасында, нефтьчеләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куя. Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар киң үсеш ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча...

Үткән ел Яңа Ибрай авыл җирлеге өчен имин булды.

Кайбер башка авыллардан аермалы буларак, Яңа Ибрайда үзмәшгульлек тармагына кагылышлы проблема юк. Халыкның күпчелеге җирлек территориясендәге төрле тармакларда - "Аксу Агро" агрофирмасында, нефтьчеләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куя. Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар киң үсеш ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча 12 хуҗалык 1 миллион 300 мең сумлык кредит алган. Яңа Ибрай авыл җирлеге сөт тапшыру бучена ел дәвамында лидерлыкны югалтмады. Узган елда халык эшкәртүгә тапшырылган сөттән 7 миллион сумга якын табыш алды.

Хисап чорында үзара салым акчасына чишмәгә капиталь ремонт ясалган һәм ГТС өчен проект әзерләнгән, өч янгын гидранты урнаштырылган, авыл территориясендәге карт агачлар киселгән.

2017 елга билгеләнгән бурычлар: урамнарны яктыртуга бәйле Революция, Таулы, Сөлчә, Тукай, Тельман, Октябрь урамнарында электр линияләренә капиталь ремонт ясау таләп ителә. Шулай ук Совет урамындагы күперне дә ремонтларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев