29 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яхшы уйнадылар
Түбән Кама шәһәрендә ТР гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "Мәктәпкә мини-футбол" Гомумроссия проекты кысаларында әлеге спорт төре буенча ярышларның зональ этабы үтте. Безнең районны Аксубай лицее футбол сөючеләре тәкъдим итте һәм аларның чыгышы уңышлы булды. Кызлар командасы, Алексеевск районыннан килгән футбол дружинасын 4:0, Спас районыннан килгән көндәшләрен 2:1 исәбе...
-
Юл фаҗигаләрен “Евроберкетмә“ буенча
Авария яки юл-транспорт вакыйгаларын хәзер "Евроберкетмә" буенча юл хезмәтен чакыртмыйча рәсмиләштерергә мөмкин. Евроберкетмә - алга таба иминият компенсациясен алу өчен юл-транспорт вакыйгасын мөстәкыйль рәсмиләштерү ысулы. Бу ысул Россия Федерациясендә дә пәйда булды. Аның өстенлеге шунда, дәүләт автомобиль инспекторларын көтеп вакыт үткәрмәү һәм юлларда бөкеләр хасил итмәү. Ләкин юл-транспорт һәлакәтендә евроберкетмәне...
-
Сәламәт тормыш рәвешен алга сөреп
Өстәл теннисын Кәкре Күл мәктәбендә физик форма тотуда иң яхшы ысул дип саныйлар. Шуңа теннис өстәлләрен мәктәп фойесында ук урнаштырганнар. Элегрәк күпчелек мәктәпләр укучылар өчен әлеге ял төрен сайлыйлар иде. Бүген Кәкре Күл укучылары һәр тәнәфестә өстәл теннисы белән шөгыльләнәләр. Уен белән мавыгып, алар җитезлеккә, хәрәкәтләр координациясенә өйрәнәләр, физик форма...
-
Бөтен күңелен хезмәткә биреп
Авылда терлекчелек хезмәте - иң авырыдыр мөгаен. Ни өчен дигәндә, ул кешедән зур тырышлык куюны, җаваплылыкны таләп итә. Ә тармак иминлеге эшчеләрнең ни дәрәҗәдә профессиональ һәм ышанычлы булуларына бәйле. Рәфидә Сидуллина - "Аксу Агро" агрофирмасы "Мюд" бүлегенең иң алдынгы савымчыларының берсе. Ул егерме елдан артык терлекчелек тармагында хезмәт куя. Дуңгызлар...
-
Канунсыз эшмәкәрлек өчен җәза
Иске Кармәттә яшәүче ханым көмешкә сатуда тотыла. Ул контроль сатып алу вакытында составында спирт булган 0,5 литрлы сыекчаны 150 сумга сатып җибәрә. - Составында спирт булган сыекчаны сату канун тарафыннан бары тик лицензия булганда һәм бары тик кибетләрдә генә рөхсәт ителә. Көмешкә, этил спиртын сату, составында спирт булган сыекчаны тиешле...
-
Яшьләр тәмәкегә каршы
Шундый исем астында игълан ителгән бәйгедә җиңүче билгеләнде. Бәйгене Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсе оештырды. Өлкән сыйныф укучылары әлеге тема буенча инша-эссе яздылар. Иске Мокшино укучысы Анна Яругина эше иң яхшысы дип танылды. Ул язган эссе Казанга - республика этабына җибәрелде.
-
Сөт тапшыруда алдынгы
Үткән ел Яңа Ибрай авыл җирлеге өчен имин булды. Кайбер башка авыллардан аермалы буларак, Яңа Ибрайда үзмәшгульлек тармагына кагылышлы проблема юк. Халыкның күпчелеге җирлек территориясендәге төрле тармакларда - "Аксу Агро" агрофирмасында, нефтьчеләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куя. Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар киң үсеш ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча...