Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район башлыкларын укыттылар

Кама аръягының шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлек башлыклары Аксубайга уку-семинар-киңәшмәгә җыелды. Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм безнең район делегациясе - 170тән артык кеше Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйт Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән көнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр. Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, әлеге семинарны үзенә күрә "түгәрәк...

Кама аръягының шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлек башлыклары Аксубайга уку-семинар-киңәшмәгә җыелды.

Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм безнең район делегациясе - 170тән артык кеше Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйт Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән көнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр.

Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, әлеге семинарны үзенә күрә "түгәрәк өстәл" дип атарга да була, ул муниципаль берәмлекләр башлыклары өчен "мәктәп" булып тора, дип билгеләп үтте. Мондый семинарлар ТР Президенты Аппараты һәм муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан ел саен уздырыла. Ә семинарда катнашучыларга "дәресләрне" республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структура идарәләре - авыл хуҗалыгы, финанс, икътисад, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, юстиция, МЧС, төзелеш, хезмәт һәм мәшгульлек, экология министрлыклары, Татарстан прокуратурасы, ТР буенча РФ Минюсты һәм башка ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре белем бирә.

Татарстан Республикасының "Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе үз чыгышында муниципаль берәмлекләрнең ничек яшәве - аларның автомобильләр белән тәэмин ителеше, муниципалитет хезмәткәрләренең чагыштырмача югары хезмәт хакы алулары, пай җирләре, карьерлар, юллар төзүдән алып зиратларны чистартуга кадәр җирлекләрне төзекләндерү хакында сөйләде.

- Башлыклар - урыннарда барлык эшләрне оештыралар, - дип билгеләп үтте Минсәгыйт Шакиров. - Бу семинар - министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлеге, чөнки кануннар тәртибе һәрдаим үзгәреп тора. Тагын бер мөһим момент - без баш җыйган һәм актуаль проблемаларны һәм мәсьәләләрне уртага салып сөйләшер өчен җыелабыз, ә алар, әлбәттә инде, Рөстәм Нургали улына юлланачак һәм съезд нәтиҗәләре яки Татарстан Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырылачак.

Семинарда катнашучыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул районның социаль-икътисади торышы, аның мәдәни һәм милли мирасы белән таныштырды. Һәм, авыл җирлекләре башлыклары ярдәменнән башка район үсә, үзгәрә алмас иде, дип билгеләп үтте.

- Аксубай районы - күп милләтле. Төрле милләт халкы бер тату гаилә сыман яши. Монда барлык милләтләрнең дә гореф-гадәтләре үтәлә. Бездә хәтта украиннар авылы да бар. Милли үзәкләр актив эшли. Без үзебезнең территориядә бүгенге көндә эшләп килгән барлык федераль, республика һәм үзебезнең муниципаль программаларны гамәлгә ашырабыз. Безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендә, безгә нефть компанияләре дә зур булышлык күрсәтәләр. Шуңа күрә берәмлекләрдә эшне оештыру күпкә җиңеләйде, - дип билгеләп үтте Камил Камал улы.

Аннан соң сүз укуларда катнашкан кешеләргә бирелде. Семинарда авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, авылда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме, муниципаль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме чаралары хакында сөйләштеләр. Минфиннан бюджет һәм салым өлешенә кагылышлы сорау көн тәртибенә кертелгән иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булды.

Авыл җирлекләре башлыкларына 2017 елда муниципаль берәмлекләр территорияләрендә нинди республика һәм федераль программаларның гамәлдә булуы, башлыкларның аларның тормышка ашуын турыдан-туры күзәтеп барулары, хисапларның вакытында тапшырылуын контрольдә тотулары турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучылар муниципалитетлар эшендәге юридик аспектларны, гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеге, хезмәт һәм мәшгульлек, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм башка мәсьәләләрне яктырттылар. Кайбер мәсьәләләр президиумда һәм аудиториядә, өстәмә сораулар тудырып, шау-шулы бәхәс уятты. Муниципалларның укулары көне буена сузылды һәм анда катнашучылар, оештыручылар фикере буенча, көтелгәннән дә нәтиҗәлерәк килеп чыкты. "Татарстан Республикасының "Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Минсәгыйт Шакиров семинарга йомгак ясап, җылы кабул итүләре өчен аксубайлыларга рәхмәт белдерде (сүз уңаеннан, Аксубай районы моңа охшаш семинарны 2014 елда оештырган иде инде).

- Сез - республиканың ышанычы һәм терәге, - дип муниципалитетларга мөрәҗәгать итте ул. - Без зур билгеләнешкә ия массакүләмле, сәяси, социаль чаралар үткәрүдә, программаларны гамәлгә ашыруда сезгә исәп тотабыз. Сез үз территориягезнең башлыклары гына түгел, кешеләр сезне Россия хөкүмәте белән бәйли. Контрольгә алынган территорияләрдә агымдагы торышны анализлау, тәҗрибә уртаклашу һәм республика өчен актуаль булган мәсьәләләргә чишелеш табыр өчен безгә бергә җыелырга кирәк, ә бүгенге "түгәрәк өстәл" моның өчен бик кулай. Ул безнең уртак проблемаларны оператив хәл итү, эштә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев