17 май 2017 яңалыклары
-
Тукай безнең йөрәкләрдә
Аксубайның 3 нче мәктәбендә шулай дип аталган әдәби кичә узды. Укучыларга "Тукай эзләре буйлап" мультимедияле презентация тәкъдим ителде, алар бергәләп шагыйрь иҗат иткән шигырьгә язылган "И туган тел" җырын башкардылар. Төрле илләрдә Тукайга багышланган истәлекле урыннар турында белделәр, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Кичәдә...
-
Аксубай районы кырларында – язгы чәчүнең кызган чагы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, май уртасына районда күпьеллык һәм көзге культуралар чәчүлекләрен тукландыру һәм тырмалау төгәлләнгән. Район кырларында чәчү агрегатлары үз эшләрен җайлы алып баралар. Сабан бодае һәм техник культураларны чәчү ахырына якынлаша. Бүгенгесе көнгә 26 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән (планга карата 64 процент). Шул исәптән:...
-
Гаилә абруен ныгыту өчен
Халыкара гаилә көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләре белән очрашты. Анда тәрбиягә алу һәм опекунлык институтлары эше турында сөйләшү өчен җәмәгать оешмалары вәкилләре, балалар учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре чакырылды. Очрашуда Аксубайны "Хыял" социаль балалар приютының кабул итү бүлеге мөдире, үз тәрбиясендәге сабый өчен әнигә әйләнгән...
-
Район башлыкларын укыттылар
Кама аръягының шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлек башлыклары Аксубайга уку-семинар-киңәшмәгә җыелды. Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай һәм безнең район делегациясе - 170тән артык кеше Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйт Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән көнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр. Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе, әлеге семинарны үзенә күрә "түгәрәк...