Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пенсияне Интернет аша

Пенсиягә кагылышлы барлык электрон хезмәтләр дә Пенсия фонды сайтында бер порталда берләштерелгән. Ул хезмәтләр төре (пенсияләр, социаль түләүләр, ана капиталы һ.б.) буенча гына түгел, алардан теркәлеп яки теркәлмичә файдалануны да күздә тотып эшләнгән. Булачак пенсионерлар шәхси кабинетка эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерелгән акчаларны да күзәтеп бара алалар. Ә инде лаеклы ялга...

Пенсиягә кагылышлы барлык электрон хезмәтләр дә Пенсия фонды сайтында бер порталда берләштерелгән.

Ул хезмәтләр төре (пенсияләр, социаль түләүләр, ана капиталы һ.б.) буенча гына түгел, алардан теркәлеп яки теркәлмичә файдалануны да күздә тотып эшләнгән. Булачак пенсионерлар шәхси кабинетка эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерелгән акчаларны да күзәтеп бара алалар. Ә инде лаеклы ялга китәр вакыты җиткәннәр үзләренең пенсия хокукларына бәя бирә алачак: баллар һәм хезмәт стажы, пенсиянең якынча исәбен чыгару һәм аны алуга мөрәҗәгать итү буенча.

Мисалга, иминият, дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне билгеләүгә һәм пенсия тупланмасы акчасыннан түләүләр алуга гаризаларны ПФР сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша тапшырырга була. Пенсия билгеләү өчен шул рәвешле мөрәҗәгать итү күп очракта гражданинның Пенсия фондына килеп йөрү мәшәкатен киметә.

Кабинет аша пенсия билгеләүне үтенеп мөрәҗәгать иткәндә берничә адымны үтәргә кирәк: гариза бирүченең кирәкле мәгълүматларын күрсәтергә, пенсия төрен һәм аны алу төрен сайларга. Пенсияне үзвакытында билгеләү өчен тулы мәгълүматлар җыелмасы кирәк булып чыккан очракта гариза бирүченең телефон номерын яки электрон адресын күрсәтү дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев