Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Паспорт алу тантанасы

Тормышта озак елларга истә калырлык вакыйгалар да аз түгел. Беренче тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Район хакимияте бинасында җыелган егетләр һәм кызлар, аларны тантанага алып килгән әниләр бераз дулкынландылар. - Сезне олы тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте...

Тормышта озак елларга истә калырлык вакыйгалар да аз түгел.

Беренче тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә.

Район хакимияте бинасында җыелган егетләр һәм кызлар, аларны тантанага алып килгән әниләр бераз дулкынландылар.

- Сезне олы тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте яшүсмерләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. - Паспорт - шәхесне дәлилләүче төп документ. Россиянең лаеклы гражданиннары булыгыз!

14 яше тулган егетләр һәм кызларга паспорт өләшү тантанасында ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Ольга Евлеева, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев катнаштылар. Көчле алкышлар астында 14 яшьлек гражданиннар Антонина Маркитанова, Диана Ибраһимова, Артем Краснов, Әдилә Мостафина, Анастасия Краснова, Ермак Сидоров, Айсылу Хәмитова һәм Таисия Клюевага паспортлар тапшырылды.

- Безнең сыйныфтан мин беренче булып паспорт алдым, - дип сөйли шәхесне дәлилләүче документны тапшыру тантанасына килүчеләрнең берсе. - Һәм моңа бик шатмын. Өйгә кайткач гражданинның барлык хокуклары һәм бурычлары турында укып чыгачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев