1 апрель 2017 яңалыклары
-
Корал һәм сугыш кирәк-яракларын саклаган өчен җәза алдылар
Көннәрдән бер көнне Аксубай районында яшәүче Ибраһимның өенә полиция хезмәткәрләре килеп керәләр. Хокук тәртибен саклаучыларның кулында аның торагын тентүгә хөкем карары була. Тикшерүчеләр, Ибраһим өендә авылдашларыннан урланган әйберләр: музыкаль үзәк һәм DVD-плеер саклана, дип шикләнәләр. Полиция хезмәткәрләре тентү вакытында урланган мөлкәткә юлыкмыйлар. Әмма өйдә "ТОЗ-17" винтовкасы, төрле калибрдагы патроннар һәм...
-
Шахмат – чын ир-егетләр уены
Аксубай төбәген шахмат уены тарихына бай дияргә була. Шахмат буенча беренче район ярышлары ярты гасыр элек үткәрелгән. Район үзәге танымаслык булып үзгәрде, физкультура һәм спорт торган саен халыкны ныграк җәлеп итә бара. Еллар үтү белән өлкәннәр дә, яшьләр дә спортның төрле төрләрен үз иттеләр. Мисалга, бүген шахмат ярышларына бөтенләй яшь...
-
Икеайлык: чиста булачак
Бүген Татарстанда "ЭКОяз-2017" санитар-экология икеайлыгы башлана. Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТРның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев хәбәр иткәнчә, бу вакытта республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшләүгә күчәчәк. Ике ай эчендә республика территориясе халыкның экологик һәм санитария-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап биргән торышка китерелергә тиеш. Санкциясез урыннарга ташланган...
-
Безнең педагоглар – иң яхшылар арасында
"Ел укытучысы-2017" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. "Ел укытучысы" финалында зональ турларда җиңүгә ирешкән 60 Татарстан укытучысы - "Ел укытучысы" (педагогик хезмәт стажы 5 елдан күбрәк булганнар) һәм "Педагогик дебют" (хезмәт стажы 3 елдан артмаган мөгаллимнәр) номинацияләре буенча иң яхшы укытучы исемен алуда көч сынаштылар. 2 нче Аксубай мәктәбенең...
-
Паспорт алу тантанасы
Тормышта озак елларга истә калырлык вакыйгалар да аз түгел. Беренче тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Район хакимияте бинасында җыелган егетләр һәм кызлар, аларны тантанага алып килгән әниләр бераз дулкынландылар. - Сезне олы тормышка аяк басуыгыз белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте...