Коммуналь хезмәтләр бәясе күтәрелә
2017 елның 1 июленнән бөтен татарстанлыларны кебек үк, аксубайлыларны да коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүе көтә. Гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертүдәге үзгәрешләрнең яңа индексын, дәүләт хокуки мәгълүматлар системасының рәсми сайтында тиешле документ урнаштырып, РФ хөкүмәте раслады. Татарстанда ТКХ хезмәтләренә түләүнең уртача арту индексы 4,2 процентны тәшкил итәчәк. Коммуналь хезмәтләр аеруча...
2017 елның 1 июленнән бөтен татарстанлыларны кебек үк, аксубайлыларны да коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүе көтә.
Гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертүдәге үзгәрешләрнең яңа индексын, дәүләт хокуки мәгълүматлар системасының рәсми сайтында тиешле документ урнаштырып, РФ хөкүмәте раслады. Татарстанда ТКХ хезмәтләренә түләүнең уртача арту индексы 4,2 процентны тәшкил итәчәк. Коммуналь хезмәтләр аеруча да мәскәүлеләр өчен артачак - ул 7 процент булачак. Башкортостанда тарифлар уртача - 5,6 процентка, Самара өлкәсендә - 4,3, Ульян өлкәсендә - 3,9 процентка күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев