Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Рәсми

Күбесенчә ирләр агулана

Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык белән агуланучылар саны бер ярым тапкырга кыскарды. Барысы да хокук саклау органнары, Роспотребнадзор һәм Госалкоголь инспекциясенең киеренке хезмәте бәрабәренә. 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 1059 агулану очрагы (294е үлем белән тәмамлана) теркәлсә, 2016 елның шул ук чорында 666 очрак (208е үлгән). Исегезгә төшерәбез, 2016...

Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык белән агуланучылар саны бер ярым тапкырга кыскарды.

Барысы да хокук саклау органнары, Роспотребнадзор һәм Госалкоголь инспекциясенең киеренке хезмәте бәрабәренә. 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 1059 агулану очрагы (294е үлем белән тәмамлана) теркәлсә, 2016 елның шул ук чорында 666 очрак (208е үлгән).

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Аксубай районында сыйфатсыз аракы белән агулануның 4 очрагы теркәлде һәм барысы да үлемгә китерде. Агуланучыларның бөтенесе дә ир-атлар, аларның иң яшенә - 30, иң өлкәненә - 63 яшь.

Роспотребнадзор хисабыннан күренгәнчә, Татарстан буенча агуланучыларның төп өлеше, элеккечә, ир-атларга туры килә - 83,5 процент. Әлеге структурада 65 процент - эталон, 26,5 процент - составы ачыкланмаган спирт, 0,2 процент башка төр спирт һәм аракы мае белән агулану күзәтелә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең район бүлеге белгеч-эксперты Госман Билалов халыкка алкогольнең зыяны турында онытмаска чакырып мөрәҗәгать итә. Туйлар, юбилейлар яки искә алу мәҗлесләре булганда, алкогольне бары тик аның сыйфатын һәм иминлеген раслаган документларны тәкъдим итә алган махсус кибетләрдән генә сатып алу киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев