Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ике гектардан артык булса

Аксубай районында уртак кишәрлекләр фондыннан бүленгән, гомуми мәйданы ике мең гектар тәшкил иткән 512 җир пае бар. Татарстан Республикасының Җир кодексына нигезләнеп, берүк вакытта милекчелек хокукында һәм (яки) шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнар хокукында булган җир участокларының гомуми мәйданының максималь күләме - ике гектар, шул исәптән авыл җирлекләре чикләрендә...

Аксубай районында уртак кишәрлекләр фондыннан бүленгән, гомуми мәйданы ике мең гектар тәшкил иткән 512 җир пае бар.

Татарстан Республикасының Җир кодексына нигезләнеп, берүк вакытта милекчелек хокукында һәм (яки) шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнар хокукында булган җир участокларының гомуми мәйданының максималь күләме - ике гектар, шул исәптән авыл җирлекләре чикләрендә бер гектарга тигез. Мәйданнары күрсәтелгән максималь күләмнән арткан җир участоклары өлешен, әлеге җир кишәрлекләренә пайлар бүлеп бирелгән көннән башлап хокуклары булган гражданнар бүлеп алырга тиеш. Яки бу вакыт эчендә күрсәтелгән граҗданнарның шәхси эшмәкәр яки крестьян (фермер) хуҗалыгына дәүләт теркәве сыйфатында дәүләт теркәвенең гамәлдә булуы шарт.

- Еш очракта, гражданнарның уртак пай фондыннан бүлеп бирелгән җир участоклары ике гектардан артып китә, - дип шәрехли җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов. - Шуңа бәйле бу гражданнарга крестьян (фермер) хуҗалыкларын рәсмиләштерергә яки җир кишәрлекләрен крестьян-фермер хуҗалыкларына яисә авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнгән ҖЧҖләргә бирергә. Әлеге процедураны рәсми белдерү кәгазьләренә таянып үтәргә.

Мисалга, Иске Кармәт кешесенең 15 гектар җир пае бар. Ул КФХны рәсмиләштерүгә гариза тапшырды. Уртак фондтан җир бүлеп бирелгән тагын җиде кишәрлек хуҗасы үзләренең пайларын аңа арендага бирергә теләк белдерде. Ул әлеге басуга күпьеллык үләннәр чәчәргә планлаштыра.

Фото: moneybrain.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев