26 март 2017 яңалыклары
-
Котыру авыруын профилактикалау
Аксубай районында 2016 һәм 2017 елларда кешеләрнең котыру чире белән авырулары теркәлмәгән. Ел саен авыл хуҗалыгында һәм шәхси йортларда асралган малларга котыру авыруына каршы профилактик иммунлаштыру үткәрелә. Терлекләр арасында котыру чиренең иң күп очраклары февраль-март һәм октябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Котыру - куркыныч вирус инфекцияле авыру, кешегә ул авыру хайван тешләгәндә...
-
Ике гектардан артык булса
Аксубай районында уртак кишәрлекләр фондыннан бүленгән, гомуми мәйданы ике мең гектар тәшкил иткән 512 җир пае бар. Татарстан Республикасының Җир кодексына нигезләнеп, берүк вакытта милекчелек хокукында һәм (яки) шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнар хокукында булган җир участокларының гомуми мәйданының максималь күләме - ике гектар, шул исәптән авыл җирлекләре чикләрендә...
-
Соры хезмәт хакы – минималь пенсия
Конвертта бирелгән хезмәт хакының пенсия күләменә йогынты ясавы хакында тагын бер кат кабатлыйбыз. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев билгеләп үткәнчә, соры хезмәт хакы алу белән килешкән хезмәткәр, үзенең булачак пенсиясе күләмен аңлы рәвештә киметә, кредитлар һәм башка документлар рәсмиләштергәндә үзенә бәйле проблемалар китереп чыгара. Хезмәт кануны күзлегеннән чыгып...
-
Сәхнәдә – укытучылар
Быел район үзәге мәктәпләре мөгаллимнәре һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре үзләренең хисап концертларында үткәнгә экссәяхәт тәкъдим иттеләр. Тамашачылар 50нче еллардан алып бүгенгесе көнгә кадәр барган мәдәнияттагы, мәгарифтәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Ялкынлы эстрада биюен һәм салмак вальсны зал көчле алкышларга күмде. Педагоглар хорда да, ялгыз башкаруда да осталыкларын күрсәттеләр. Концерт соңыннан мәгариф бүлеге...
-
Пенсиягә – исән-имин килеш
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен хезмәт иминлеге мәсьәләләре буенча тиешле дәрәҗәдә хәзерләмәү, авыл хуҗалыгында производство имгәнүләренә китергән сәбәпләрнең берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2014 елда агросәнәгать комплексы системасында производствода үлемгә китергән - 10, 2015 елда 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Узган елда республика җитәкчелеге һәм җирле хакимият тарафыннан авыл хуҗалыгы производствосында куркынычсызлык мәсьәләләренә...
-
Электрон тәртиптә
Хәзерге вакытта ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталында хезмәтләр билгеләүгә электрон гариза бирү мөмкинлеге пәйда булды. Мондый гаризаларга балага айлык пособие, мәктәпкәчә балалар учреждениесе өчен төп һәм өстәмә компенсацияләр, айлык акчалата түләүләр (пенсионерларга), инвалидларга ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләргә ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләрдән булган балаларның юлда...