Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Гаилә абруен ныгыту өчен

Халыкара гаилә көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләре белән очрашты. Анда тәрбиягә алу һәм опекунлык институтлары эше турында сөйләшү өчен җәмәгать оешмалары вәкилләре, балалар учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре чакырылды. Очрашуда Аксубайны "Хыял" социаль балалар приютының кабул итү бүлеге мөдире, үз тәрбиясендәге сабый өчен әнигә әйләнгән...

Халыкара гаилә көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләре белән очрашты.

Анда тәрбиягә алу һәм опекунлык институтлары эше турында сөйләшү өчен җәмәгать оешмалары вәкилләре, балалар учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре чакырылды. Очрашуда Аксубайны "Хыял" социаль балалар приютының кабул итү бүлеге мөдире, үз тәрбиясендәге сабый өчен әнигә әйләнгән Гөлназ Сафина һәм КДНның җаваплы секретаре Марат Сафин тәкъдим иттеләр. Гөлназ Сафина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында сүз соңгы 3 елда ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар санының 36 процентка кимүе турында барган. Хәзерге вакытта 10 тәрбиягә алучы ата-аналар мәктәбе эшли. Республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең 300е - күп балалы. Тәрбиягә бала алган ата-аналар гаилә тарихы һәм эшлекле киңәшләре белән бүлештеләр. Алар шулай ук иҗат номерлары да тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев