Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшмәкәрләрне бүләкләделәр

Аксубай эшкуарлары җомга көнне Эшмәкәр көнен билгеләп үттеләр. Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Булдыклы эшкуарларны концерт программасы белән хөрмәтләделәр. Бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады. - Район эшкуарлары бүгенге көндә район халкының товарларга һәм хезмәтләргә булган барлык таләпләрен тулысынча гамәлгә ашыралар, бюджетның керем өлешен...

Аксубай эшкуарлары җомга көнне Эшмәкәр көнен билгеләп үттеләр.

Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Булдыклы эшкуарларны концерт программасы белән хөрмәтләделәр. Бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады.

- Район эшкуарлары бүгенге көндә район халкының товарларга һәм хезмәтләргә булган барлык таләпләрен тулысынча гамәлгә ашыралар, бюджетның керем өлешен формалаштыруга да үз өлешләрен кертәләр, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Сезнең арагызда фермерлык, ваклап сату, көнкүреш хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Камил Гилманов районда эшмәкәрлекнең чишмә башында торган елларын искә алды. Туксанынчы елларда, нигездә сату итү белән шөгыльләнгән эшкуарлар исәбе кискен артты. Вакыты шундый иде, райпо кибетләре ябылды. Ә эшмәкәрләр район халкын көндәлек товарлар белән тәэмин итүне бөтенләе белән үз өсләренә алдылар. Вакыт узу белән алар арасында эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнүне кулай күрүчеләр дә табылды.

Колхоз-совхозларның таркалуы уңган, булдыклы авыл кешеләрен җан асрауның башка юлларын, алымнарын эзләргә һәм табарга этәрде - шул рәвешле беренче гаилә фермалары пәйда булды, алар артыннан - җиһаз җитештерү, агач, тимер эшкәртү эшен башлаган шәхси эшмәкәрләр барлыкка килде.

Хәзер аларның күбесе - уңышлы эшкуарлар. Камил Гилманов аларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне оештырган өчен Виталий Айдов, Марат Сафин, агач әйберләре җитештерүне оештырган өчен эшмәкәрлек эше аксакалы Сәяр Аюпов, корпуслы җиһаз җитештерүне оештырган өчен Рәфис Әгълямиев, җәмәгать туклануы тармагы эшкуары Валентина Прокопьева, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Марс Гимадиев, Евгений Казаков, Мансур Рафиков, көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештырган өчен Елена Титова бүләкләр алдылар.

Тантанада катнашкан эшмәкәрләр арасында эшчәнлекнең башка тармаклары вәкилләре дә бар иде. Әйтик, Геннадий Петрушков - теплица хуҗалыгы, Гөлнур Хәйруллина, Энҗе Липантьева, Евгений Уфандеев, Рузалия Бәширова - ваклап сату, Марина Сидорова сарыклар асрау, Валерий Семенов - фермерлык, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнәләр. Юлия Ихтонова агач эшкәртә, ә Мансур Сыраев исә фермерларның яшь буыны вәкиле. Уңышлы эш алып барган, бизнесын актив җәелдергән эшмәкәрләрнең барысын да санап бетереп булмый. Аларны районда яхшы беләләр, әйтик икътисад күрсәткечләре буенча гына да түгел, ә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр буларак та. Аларның күпчелеге юлларны чистартуда авыл җирлекләре башлыкларының беренче ярдәмчеләре, авылларны төзекләндерүдә, күләмле чаралар үткәрүдә дә аларның өлешләре әйтеп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев