1 июнь 2017 яңалыклары
-
Талпаннан сакланыгыз
Көннәр җылыта башлау белән республика территориясендә талпан энцефалиты вирусы һәм башка йогышлы авырулар таратучылар - талпаннарның тормыш эшчәнлеге активлаша башлый. Май аенда 15 аксубайлы талпаннан зыян күргән. Татарстанда 2 нозологик форма - талпан энцефалиты вирусы (КВЭ) һәм иксодлы талпан боррелиозы (ИКБ) теркәлгән. 16 марттан республикада талпаннар аша йога торган талпан...
-
Афәрин, кызлар!
Аксубайның кызлар футбол командасы Татарстан беренчелегеннән бронза медаль алып кайтты. Кызлар арасында "Күн туп" клубы призына ярышлар Алабуга шәһәрендә узды. Аксубай кызлары финал уеннарында иң көчле командалар арасында көч сынашты. Беренче уенда Казанның Вахитов районыннан килгән команда белән очрашу тигез исәп белән тәмамланды. Казанның "Мотор" командасы белән икенче очрашу да...
-
Эшмәкәрләрне бүләкләделәр
Аксубай эшкуарлары җомга көнне Эшмәкәр көнен билгеләп үттеләр. Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Булдыклы эшкуарларны концерт программасы белән хөрмәтләделәр. Бәйрәм гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады. - Район эшкуарлары бүгенге көндә район халкының товарларга һәм хезмәтләргә булган барлык таләпләрен тулысынча гамәлгә ашыралар, бюджетның керем өлешен...
-
Бәйге көне күчерелә
Яңа Чишмә районында узачак "Выля, хут купас!" чуаш милли иҗаты VII республика фестиваль-бәйгесе 10 июньгә күчерелә. Исегезгә төшерәбез, фестиваль үткәрү датасы 27 майга билгеләнгән иде. Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе Советы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
-
Аксубай мөхтәсибәтенең июнь аена намаз вакытлары
25 июнь - Рамазан гаете. 25 июнь көнне Аксубай мөхтәсибәтенең Мөселман балалары Сабан туена рәхим итегез. Чара Иске Кыязлы авылында, 13:00 сәгатьтә башлана. Тел.: 8 927 426 32 16.